tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Анталия, Измир һәм Голландия татарлары Төркиядә татар мәдәнияте турында сөйләгән
Анталия, Измир һәм Голландия татарлары Төркиядә татар мәдәнияте турында сөйләгән

Анталия, Измир һәм Голландия татарлары Төркиядә татар мәдәнияте турында сөйләгән

Төркиядә үткән “May fest 19” фестивалендә Анталия, Измир һәм Голландия татарлары бергә җыелып, әлеге фестивальдә катнашкан башка милләт кешеләрен татар мәдәнияте белән таныштырган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Анталия татарлары” оешмасы вәкиле Оксана Назарова хәбәр итте.

“Әлеге чарада беренче тапкыр Анталия, Измир, Голландия татарлары һәм Казан кунаклары бергә җыелып, бәйрәм иттеләр. Татар кызлары һәм егетләре милли киемнәрдән чыгыш ясады, татар халык уеннарын уйнап күрсәтте”, – диде ул.
Фестивальнең төп максаты – Анталия шәһәре халкын, кунакларын Төркиядә яшәүче башка милләтләрнең мәдәнияте белән таныштыру.

Концерт программасы Урта диңгез ярында урнашкан Sahil Antalya Yaşam Parkı мәйданчыгында үткәргәннәр. Оксана Назарова сүзләренчә, “May fest 19” фестиваленең оештыручылары – шул парк җитәкчеләре.
Моннан тыш, фестивальдә курайда, гармунда һәм баянда да җырлар башкарылган. Килгән кунаклар арасында рус һәм азәрбайҗан диаспорасы да булган. Аларны чәй һәм чәкчәк белән сыйлаганнар.

Зилә Мөбәрәкшина
 tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*