tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Анталия татарлары балалары өчен мәктәп ачарга тели
Анталия татарлары балалары өчен мәктәп ачарга тели

Анталия татарлары балалары өчен мәктәп ачарга тели

Анталия татарлары үз мәктәпләрен булдырырга тели. Әлеге карарга алар кичә, 8 октябрь көнне, Татарстан Республикасының Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Альберт Ялышев белән очрашканнан соң килгән. Бу хакта Анталия татарлары диаспорасының социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә.

Төркиянең курорт шәһәрендә яшәүче милләттәшләр Альберт Ялышевка рәсми рәвештә татар мәдәни үзәген булдырырга теләүләрен дә җиткергән.

Очрашу вакытында билгеләп үтелгәнчә, Төркиянең көньяк яр ягында 2 меңләп татар яши. Алар үз мәдәниятләрен үстерәсе, балаларын ана теленә өйрәтәселәре килә. Вәкиллек әгъзасы милләттәшләребезгә ярдәм итәргә вәгъдә биргән, чөнки Татарстан хакимияте республикадан читтә яшәүче татарлар тормышын күзәтеп, ярдәм кулы сузып тора, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*