tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апас музее күргәзмәсендә 52 сәгать, 30 сумка бар
Апас музее күргәзмәсендә 52 сәгать, 30 сумка бар

Апас музее күргәзмәсендә 52 сәгать, 30 сумка бар

Татарстандагы Апас районы туган якны өйрәнү музеенда “Музейлар язы” акциясе кысаларында “Тукта вакыт, тукта” дип исемләнгән күргәзмә оешкан. Күргәзмәдә төрле чорда эшләгән төрле-төрле 52 данә сәгать урын алган. Өстәл, стена, кул сәгатьләре берсен-берсе кабатламый. “Сәгатьләрнең күбесенең куллану вакытлары чыккан. Ләкин без аларны кайчан туктап калган, шул көенчә куйдык”, – ди музей директоры Рәмис Ногманов.

Тагын бер кызыклы күргәзмә эшли. Анда Совет заманында кулланылган 30 сумка яки акча янчыгы урнашкан. Күргәзмә төрлелеге, үзенчәлеге белән аерылып тора.

http://www.apastovo.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*