tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апаска “Халкым минем” тапшыруы иҗат төркеме килде
Апаска “Халкым минем” тапшыруы иҗат төркеме килде

Апаска “Халкым минем” тапшыруы иҗат төркеме килде

Алар районыбызның яшәеше, гореф-гадәтләре, халкы, истәлекле урыннарында булып, алдынгы, булдыклы кешеләре, өлкәннәр яшьләр, балалар белән аралаштылар.

Апасыбызның мәдәният, сәнгать өлкәсендә башкарылган күп кенә эшләр, чаралар белән таныштылар. Иҗат төркемен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Луиза Сафина һәм Рөстәм Мингазиев озатып йөрделәр.

– Апас үзенең матурлыгы, данлыклы шәхесләре белән татар дөньясына бик таныш. Апас үзенең көннән-көн яңаруы белән үзенә дәшеп тора. Җитәкчегез уңган, халкыгыз тырыш, – ди Бөтендөнья Татар Конгрессының идарә җитәкчесе Гөлназ Шәйхи.

Тапшыру “Яңа Гасыр” каналында февраль аенда эфирга чыгачак.

apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*