tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апаслылар Марий Эл республикасында Сабан туенда катнашты
Апаслылар Марий Эл республикасында Сабан туенда катнашты

Апаслылар Марий Эл республикасында Сабан туенда катнашты

23нче июньдә Марий Эл республикасы Йошкар-Ола шәһәренең Медведево бистәсендә татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе узды һәм аны оештыруда райондашларыбыз да зур өлеш кертте.

Апаслыларны Марий Эл республикасының Татар мәдәни үзәге директоры Илгис Гайсин җитәкчелегендә җылы каршы алдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин бәйрәмгә җыелган милләттәшләребезне Апас районы башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм район халкы исеменнән бәйрәм белән тәбрикләде һәм бүләкләрен тапшырды.

– Безнең бүгенге милли бәйрәмебез Сабантуйның төп максаты – читтә яшәүче милләттәшләребез белән элемтә, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру, тәҗрибә уртаклашу. Барыгызга да сәламәтлек, имин көннәр теләп калам. Милли йолаларыбыз, бәйрәмнәребез югалмасын. Күңелле ял итегез! – диде ул.

Шулай ук Марий Эл республикасының башлыгы милләттәшләрне бәйрәм белән тәбрикләде. Бәйрәмнең төп оештыручысы Марий Эл республикасының Татар мәдәни үзәге директоры Илгис Гайсин Сабан туен күңелле һәм истә калырлык итеп үткәргән Апас районы делегациясенә һәм шәхсән район башлыгына олы рәхмәтләрен җиткерде, Рәхмәт хатлары бирде.

Бәйрәм ат чабышлары белән башланып китте. Иң җитез килгән атның хуҗасына районыбыз зур бүләк – телевизор әзерләгән иде. Көрәш батырына да зур телевизор һәм тәкә әзерләнде. Аны һәм башка бүләкләрне, Татар мәдәни үзәгенә комьютерны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин тапшырды.

Районыбыз җырчылары моңлы җырларын, биючеләребез берсеннән-берсе матур биюләрен бүләк иттеләр. Халык гармун моңнарын тыңлады. Чыгышлардан соң мактау сүзләрен яудыручылар да күп булды.

apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*