tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апаста Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестивальнең зона туры узды
Апаста Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестивальнең зона туры узды

Апаста Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестивальнең зона туры узды

Бәйгедә 8 район – Апас, Буа, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле, Югары Ослан, Кама Тамагы, Балтач районнарының сәнгатькә гашыйк үзешчәннәре катнашты. 9 номинациядә 100гә якын кеше катнашты. Алар җырда, биюдә, нәфис сүздә осталыкларын сынады. Бу хакта фестивальнең президенты Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова белдерде.

Бәйгедә Апас районыннан 14 чыгыш тәкъдим ителде. Җиңүчеләр Казанга чакыру алды.

“45 яшькә кадәр сәнгатькә гашыйк райондашлар теләп килде. Яшьләр аеруча да теләп катнашты. 11 номер республика турына чакыру алды”, – диде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев.

Гөлия Шиһабиева җитәкчелегендәге “Сәйлән” ансамбле, Айрат Айтуганов, Гөлия Шиһабиева, Энҗе Шәйхиева, Земфира Мөхәммәтшина, Регина Мөхетдинова, Чулпан Гәрәева, Алинә Амануллина, Ранис Мусин, Ләйлә Гәрәева, Гүзәл Тимерханова Сертификатларга лаек булдылар. Аларны Казан сәхнәсе көтә.

apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*