tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апаста Сабантуйга бүләк җыйдылар
Апаста Сабантуйга бүләк җыйдылар

Апаста Сабантуйга бүләк җыйдылар

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Апаста ел саен сабантуе уздырыла. Анда районның иң тырыш балаларын җыялар. Милли бәйрәмебезнең барлык уеннарын дә үткәреп, малайлар һәм кызларга аларда катнашу мөмкинлеге тудырыла.

Әлеге балачак бәйрәме уңаеннан, район үзәгендә йорттан- йортка йөреп Сабантуйга бүләк җыйдылар. Чарада мәдәният хезмәткәрләре һәм Апас урта мәктәбенең Айсылу Закирова җитәкчелегендәге 5 А сыйныфы укучылары катнашты.

apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*