tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апаста «Сугыш чоры балалары» сабантуе үтте
Апаста «Сугыш чоры балалары» сабантуе үтте

Апаста «Сугыш чоры балалары» сабантуе үтте

Апаста «Сугыш чоры балалары» сабантуе узды. Сабантуй мәйданына район авылларында гомер итуче 1416 сугыш чорында туган әби-бабай җыелган. Бәйрәм программасына шул чорларны чагылдырган күренешләр кергән. Бәйрәмдә озак еллар районда хезмәт итеп, зур уңышларга ирешүчеләргә «Апас районының Почетлы гражданины» дигән исемгә лаек булучыларга бүләкләр һәм таныклыклар тапшырылды.

Монда шулай ук 50,55 ,60 һәм 65 ел гомер итүче парларны да район башлыгы Р.З.Загидуллин бүләкләде. Бүгенге бәйрәмдә Ульяновск өлкәсеннән дә бер төркем тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары чакырулы. Сабантуй татар халкынын милли уеннары, ат чабышы белән тәмамланды.

Рәмис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*