tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Арча белән эшләү безнең күптәнге хыялыбыз иде”, – диде Тәбрис Яруллин “Казан арты” форумына нәтиҗәләр ясаганда.
“Арча белән эшләү безнең күптәнге хыялыбыз иде”, – диде Тәбрис Яруллин “Казан арты” форумына нәтиҗәләр ясаганда.

“Арча белән эшләү безнең күптәнге хыялыбыз иде”, – диде Тәбрис Яруллин “Казан арты” форумына нәтиҗәләр ясаганда.

Кичә, 17 сентябрь көнне, “Акыл фабрикасы” проектының “Казан арты” төбәкара форумы үз эшен тәмамлады. Форумда Татарстанның Арча, Балтач, Әтнә, Саба, Биектау, Кукмара, Теләче, Мамадыш, Мөслим, Спас районнары һәм Башкортстан, Киров, Удмуртия, Мари Эл, Ульяновск, Самара төбәкләреннән килгән яшьләр катнашты.

Форумның ике көнлек эшчәнлеге вакытында делегатлар Тәбрис Яруллин, Айрат Фәйзрахманов, Рәдиф Кашапов, Илдар Шәфиков, Гүзәлия Гыйниятуллина, Рөстәм Гатауллин, Марат Сәйдәшев, Альберт Шакиров, һ.б. спикерлар белән танышты.

 

Лекцияләрдән һәм остаханәләрдән ял итеп торган арада делегатлар Ташкичү һәм Иске Кишет авылларына сәяхәт итте. Ташкичү авылында алар атаклы галим Шиһабетдин Мәрҗани музее, ә Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музей-йорты белән танышты.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин “Татар-информ” хәбәрчесенә форумның уңышлы узуы, Казан арты районнары һәм Идел буе төбәкләре белән элемтә ныгуын билгеләп үтте.

“Арча белән эшләү безнең күптәнге хыялыбыз иде. Монда яшьләр белән эшләү мөмкинлеге зур. Арчада “Акыл фабрикасы” кысаларында елына бер булса да форум уздырырга уйлыйбыз”, – диде ул.

Нәтиҗәләр ясалганнан соң, һәр делегатка Рәхмәт хаты тапшырылды.

“Форумда бары тик теләк белдергән кешеләр генә катнашты. Мин шәхсән үзем шалтыратып: “Сиңа бу форум кирәкме? Үзеңә нәрсә алырга телисең?”, дигән сораулар бирдем. Араларында “Миңа матур афиша ошады, мин дә барып карарга булдым” дигәннәргә, бәлки, бу форум сиңа кирәк түгелдер дияргә дә туры килде”, – дип сөйләде Тәбрис Яруллин.
 

Алмаз Шиһабетдинов“Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*