tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арча тагын да матурланачак
Арча тагын да матурланачак

Арча тагын да матурланачак

Татарстан кечкенә шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите тудыру буенча иң яхшы Бөтенроссия проектлар конкурсында 920 млн. сумлык 14 грант отты. Россия буенча барысы 80 грант. Безнең Арча шәһәре проекты да “Кечкенә шәһәрләр” номинациясендә финалга үтте һәм экспертлар тарафыннан уңышлы дип бәяләнде.

Район башкарма комитетытының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин:

– Тиздән Арчаның үзәк Зур урамында зур эшләр башланачак, – диде. – Проект халык фикерен тыңлап эшләнде. Бу урамда машина хәрәкәте тукталмаячак. Әмма машиналар йөри торган юл азрак тараячак.

Зур урамы Саклык банкы янындагы тыкрыктан Күпербаш авылына таба борылышка кадәр үзгәртеләчәк. Архитектура проектына күз салсаң, үзәк урамның якын киләчәктә нинди буласын күреп исең китә. Ай-һай, тормышка ашармы икән ул, дип шик белдерүчеләр дә булыр. Ерак барасы юк, әнә, Казансу паркын ничек уңайлы, матур итеп эшләп куйдылар. Булдырганны саклап кына тотарга кирәк.

Кеше хәзер уңайлыкка, матурлыкка омтыла. Өйне генә түгел, бакчаны, әйләнә-тирәбезне дә матур итеп тотарга тырышабыз. Чәчәкләр үстерәбез. Урамнарда, мәктәп, бакчаларда, эшләгән урыныбызда да шулай. Хәзер элеккечә үзәк урамда каз-үрдәк, сыерлар йөрүен күз алдына да китереп булмый.

Район Мәдәният йорты каршында шаулап чәчәкләр үсүенә инде гадәтләнеп киттек. Үткән-барганда гел сокланып китәбез. Бүген халык аптырашта: нигә чәчәк утыртырга ашыкмыйлар икән? Аның сәбәбе бар: тиздән Зур урамда үзгәртү эшләре башланачак. Халык өчен бик матур һәм уңайлы урам булачак ул. Архитектор Виктория Сәләхова җитәкчелегендәге “Архитектура десанты” төркеме проектны, Арчаны өйрәнеп, кеше матурлык белән тәрбияләнә, аңа уңай булсын дигән максатны күздә тотып эшләгән. Җәяүлеләр өчен генә түгел, велосипедта йөрү өчен дә аерым юл сузылачак. Балалар мәйданчыгы, ачык һавада кинотеатр, спорт уеннары өчен махсус урын, шахмат өстәлләре, ачык һавада музей, әдәби кичәләр өчен беседкалар, фонтан, машина тавышын томалаучы куаклыклар, агачлар, чирәмлек… Яктырткычларын күрсәгез иде! Ниндиләре генә юк! Велосипедчылар юлының ике ягына лилия һәм кыңгырау чәчәкләре рәвешендә корычтан эшләнгән фигураларга светодиод тасмалар куелачак. Һәм алар кич белән бик матур булып яначаклар.  Хәтта светодиод тасмалар (кызыл, яшел) юлдагы брусчаткаларда да бар. Тизрәк күрәсе килә башлады инде, шулаймы? Күрербез, Алла боерса. Проектның тулысынча тормышка ашуын теләп калыйк.

Румия Надршина
arskland.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*