tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчада Гариф Ахунов исемендәге әдәби премия тапшырылды
Арчада Гариф Ахунов исемендәге әдәби премия тапшырылды

Арчада Гариф Ахунов исемендәге әдәби премия тапшырылды

21 ноябрь көнне Арчада талантлы яшьләребезгә Гариф Ахунов исемендәге районкүләм әдәби премия тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Гариф Ахуновның кызы шагыйрә Наилә Ахунова, якташ язучыларыбыз Вакыйф Нуриев һәм Рөстәм Галиуллин катнашты.

Тантананы Арча муниципаль район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов ачып җибәрде һәм яшьләребезне котлап уңышлар теләде.

Әлеге премия 2008 елдан башлап Арча муниципаль районында 30 яшькә кадәр яшьләргә әдәбиятта, сәнгатьтә ирешкән уңышлары өчен бирелә. 10 ел дәвамында премияне 83 талантлы кыз һәм егет, 14 иҗат коллективы алды. 2018 елда Г. Ахунов исемендәге әдәби премия 8 егет һәм кызга, 3 иҗат коллективына бирелде.

Данил Салихов бүләк алучыларны котлап :“Киләчәктә без горурланырлык һәм Арча данын еракларга танытырлык шәхесләр булып җитешерсез дип өметләнәм, бу минутлар тарихка кереп калачак истәлекле мизгелләр бит”,- диде һәм Арча муниципаль район хакимиятенә рәхмәтен белдерде.

Якташыбыз В. Нуриев: “Егетләр һәм кызлар! Премияне алу – зур дәрәҗә. Киләчәктә дә шуңа лаек икәнлегегезне исбатларга онытмагыз…”, – диде.

Үзе дә 10 ел элек Гариф Ахунов исемендәге әдәби премия алган Рөстәм Галиуллин лауреатлар арасында авылдашы да булуга горурланып: “Туган авылымда прозаик, шагыйрә бар иде, яшь драматургыбыз да үсеп килә икән…”, – дип сөенечен белдерде.

Бәйрәм моңлы җырлар, лауреат исеме алган иҗат коллективлары: “Курайчылар дуэты”, “Балкашык” инструменталь ансамбле чыгышлары белән үрелеп барды. Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенең “Яшь йолдызлар” театр коллективы К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр.

Бәйрәмнең тагын бер матур мизгеле – Данил Салиховның якташыбыз Зиннур Тимергалиевка Татарстан республикасы Язучылар берлегенә кабул ителү уңаеннан таныклык тапшыру булды,” – дип хәбәр итә Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Фазылова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*