tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчада “Казан арты” төбәкара форумы узачак
Арчада “Казан арты” төбәкара форумы узачак

Арчада “Казан арты” төбәкара форумы узачак

16-17 сентябрь көннәрендә “Акыл фабрикасы” Арча шәһәрендә “Казан арты” төбәкара форумы уздыра. Форумда Татарстанның Арча, Балтач, Әтнә, Саба, Биектау, Кукмара, Теләче, Мамадыш, Яр Чаллы һәм Башкортстан, Чуашия, Удмуртия, Марий Эл, Киров, Ульяновск, Оренбург, Самара төбәкләре катнаша ала.

Катнашучыларны ике көнлек интенсив проектлар ярминкәсе, дөньякүләм брендлар белән танышу, “җирле”не үстерү буенча остаханәләр, Казан арты тарихы буенча лекторийлар, бизнес һәм сәнгать вәкилләре белән очрашулар һәм башка кызыклы чаралар көтә. Ахырда оештыручылар катнашучыларга кызыклы “мозговой штурм” әзерли.

“Без Казан арты һәм Идел буенда булган татар районнарын берләштерергә уйладык. Алар тормыш итү ягыннан да уртаклыклары күп. Шуңа без аларны берләштерергә булдык. Акыл фабрикасы кеше саны артыннан куа торган проект түгел. Без, гадәттә, кызыксынуы булган кешеләрне генә чакырабыз. Бүгенге көнгә 6 төбәктән һәм 6 районнан гаризалар килде. Иң күбе без 8 төбәк һәм 8 районны катнаштыра алабыз”, – дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә “Акыл фабрикасы” проекты җитәкчесе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

Форумга махсус сылтама аша кереп алдан теркәлү сорала. Форумда 70-80 кеше катнашуы көтелә.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*