tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчада “Тукай марафоны” була
Арчада “Тукай марафоны”  була

Арчада “Тукай марафоны” була

Арча районында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган эксклюзив йөгереш чарасы – ” Тукай марафоны» быел 20 апрель көнне булачак.

Старт алды программасы иртәнге 9.00 да башлана. Спортчылар һәм тамашачылар өчен “Зеленый фитнес” проектыннан актив күнегүләр, яшьләр флешмобы һәм татар радиосы алып баручысы Рамил Шәрәфиевтан төрле бүләкләр уйнатылачак.

Йөгерү дистанцияләре:

-16 яшьлек кызлар һәм егетләр – 7 км (Иске Иябаш-Яңа Кырлай тукталышы )

-Хатын – кызлар һәм ир-атлар-17-29 яшьлекләр-2 4 км; (Арча-Яңа Кырлай)

-хатын – кызлар һәм ир-атлар 30 яшьтән 39 яшькә кадәр-24 км;(Арча-Яңа Кырлай)

-40 яшьлек һәм өлкәнрәк хатын – кызлар – 24 км ( Арча-Яңа Кырлай )

Билгеләнгән үрнәк буенча ярышларда катнашу өчен гаризалар һәм табиб тарафыннан расланган справка белән 1 сәгать алдан килү мәҗбүри, дип хәбәр итә Арча муниципаль районының рәсми сайты. 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*