tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчалар белән очрашу
Арчалар белән очрашу

Арчалар белән очрашу

19 октябрьдә Татарстанның Кукмара үзәк китапханәсендә районның “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең”Ак калфак” оешмасы белән берлектә 2016-2017 елгы сезоны ачылу уңаеннан утырышы үткәрелде.

Утырышта Арча районының “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе язучылары да катнашты.

Очрашу бик җанлы узды. Бик кызыклы һәм файдалы фикер алышулар, иҗат җимешләре белән уртаклашу булды.

Шунда ук районның “Ак калфак” иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина тарафыннан чыгарылган, район авторлары иҗаты тупланган “Күңел рәсем ясый” китабы тәкъдим ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*