tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчаның “Сөембикә гөлләре” бию коллективы халыкара фестивальдән гран-при яулап кайтты
Арчаның “Сөембикә гөлләре” бию коллективы халыкара фестивальдән гран-при яулап кайтты

Арчаның “Сөембикә гөлләре” бию коллективы халыкара фестивальдән гран-при яулап кайтты

Казанда “Адмирал йолдызы 2018” иҗади проекты кысаларында балалар ,яшьләр һәм өлкәннәрнең иҗади коллективлары һәм “Vivat-Kazan” башкаручыларының халыкара фестивале булып узды. Бию номинациясендә гран-прига һәм 1 дәрәҗә лауреат исеменә безнең йолдызчыкларыбыз — Гыйлаҗиева Илхамия Мөбәрәк кызы җитәкчелегендәге “Сөембикә гөлләре” коллективы лаек булды.

Балаларга шулай ук, фестивальнең төп бүләген — “Диңгез чикләрне белми” финал конкурсына катнашу өчен сертификат тапшырдылар. Әлеге конкурс бу елның җәендә “Адмирал йолдызы”иҗади проекты кысаларында Сочи шәһәрендә узачак. Балаларның осталыкларын Россия һәм Татарстанның танылган артистларыннан төзелгән жюри югары бәяләде. Алар: Россиянең халык артисты,Россиянең югары театраль премияләре лауреаты, Борис Эйфман бию Академиясе сәнгать җитәкчесенең урынбасары Галичанин Альберт Евгеньевич, Татарстан Республикасының халык артисты Хантимерова Сания Хәсәновна, Россиянең атказанган артисты Форостяный Сергей Петрович.

Конкурста Россиянең төрле төбәкләреннән килгән балалар катнашты. Фестиваль 2 көн барды.

“Сөембикә гөлләре”нең бу инде зур конкурсларда беренче тапкыр катнашуы һәм җиңүе түгел. Биючеләребез үзләренең чираттагы җаваплылыкларын тойдылар һәм искиткеч матур чыгыш күрсәттеләр.

“Сөембикә гөлләре” чыгуга, сәхнә җанланып китте, ә балаларның елмаюлары тамаша залын яктыртып, һәр кешене үзенә җәлеп итте. Тамашачыларның “Афәрин” дип алкышлаулары йолдызчыкларыбыз сәхнә артына кереп киткәч тә тынмады. Бу чын балачак бәйрәме булды. Җиңү биючеләребезгә кабат бетмәс –төкәнмәс энергия, сөенеч, иҗатка,милли мәдәниятыбызга мәхәббәт, киләсе җиңүләргә өмет уятты.

Гөлназ Мөхәммәтшина, Арча. Автор фотосы

http://arskland.ru/news/2421/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*