tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арслан Палкайга “Алты авыл” халкыннан хөрмәт стеласы
Арслан Палкайга “Алты авыл” халкыннан  хөрмәт стеласы

Арслан Палкайга “Алты авыл” халкыннан хөрмәт стеласы

19 августта «Алты авылны»ның нәк уртасы булган “Арслан квагы” исемле урманда, зур чара уздырдылар. Шушы урманга, биредәге татар авылларына нигез салучы Арслан Палкай улы Акжигитов исеменә истәлек стеласын ачу тантанасына, бик күп халык җыелды.

Урман өчендәге ялгыз кабер Арслан Палкайныкы дип санала. Кабердән ерак түгел 6-7 метрлар биеклегендәге стела манараны хәтерләтә, аның башына ай һәм ике ягына язулы мәрмәр ташлар беркетелгән. Стеланы бире кую өчен күп өлешен Кобылкин эшмәкәрләре кертте. Иң зур ярдәм Кудряков Ильдус Камил улыныкы. Шулай ук матди ярдәм кертәләр эшмәкәрләр:

  • Аветесян Роза Борисовна,
  • Кудряков Фәрит Исмаил улы,
  • Дасаев Рәшит Хамзя улы,
  • Кривозубов Юрий Михайлович,
  • Дасаев Рифат Абдулкадир улы,
  • Дасаев Камил Сөләйман улы.

Оештыру эшләрендә үз өлешләрен кертәләр: Кобылкин авылы имамы Тинчурин Руслан хәзрәт Хәмзә улы, Каменка районы татар җәмгыяте рәисе Девликамов Рәшит Хәкимҗан улы һәм Каменка районы тарихчысы Фельдман Павел Артемьевич.

Мәрмәр ташларга шулай язылган: “В XVII веке, “на берегах рек Атмисс, Кевда и Малый Чембар, отмежевана земля служилым татарам во главе с Арсланом Полкаевым сыном Акжигитовым(1667-1710)-легендарным основателем Алты Авыл. Татарчага тәрҗемә: “XVII нче гасыр азагында, Атмисс, Кевда һәм Кече Чембар елгалары ярларында,“АЛТЫ АВЫЛ” га нигез салучы, легендар Арслан Палкай улы Акжигитов (1667-1710) җитәкләгән йомышлы татарларга җирләр бүлеп бирелә”.

Стеланы ачу тантанасына Каменка районы Администрациясе башы Грошев Константин Николаевич, Пенза өлкәсе татар милли мөхтәрияте рәисе Бакир Усман улы Акжигитов, Каменка районы татар җәмгыяте рәисе Девликамов Рәшит Хәкимҗан улы һәм туган якны өйрәнүче Павел Фельдман һәм башкалар килделәр. Алар барысы да сәләм сүзләре белән халык каршына чыктылар. Көн томызык булса да яңгыр яумады – чара бик яхшы үтте. Чараны Руслан хәзрәт Тинчурин белән Каменка районы татар мәдәнияте рәисенең ярдәмчесе Эльмира ханым алып бардылар. Оештыручылар әзерләгәннәр кечкенә генә сәхнәләштерелгән күренеш тә, кайсы тыну урыны янында барды. Өлкә татар мөхтәрияте рәисе Б.У. Акжигитов югарыда язылган шәхесләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бу урын киләчәктә, Каменка районы күләмендә, тарихи һәм мәдәни урыннар исемлегенә кертелер, дип исәпләнә. Кайсы туристик юллар карталарына да язылыр, дип көтелә.

Белешмә:

Арслан Палкайның тормыш юлын эзләүче тарихчыларны кисәтәсем килә. А.Палкайның яшәү еллары “1667-1710” архив документларыннан алынмаган. Бу якынча гына юрап язылган саннар. Шуңа күрә кемдәдер шул документлар бардыр, дип эзләп интекмәгез.

К. Акъегет

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*