tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ашхабадта уза торган «Бәхетле чорның театраль сәнгате» II халыкара театр фестивален Чаллы артистлары ачып җибәрде
Ашхабадта уза торган «Бәхетле чорның театраль сәнгате» II халыкара театр фестивален Чаллы артистлары ачып җибәрде

Ашхабадта уза торган «Бәхетле чорның театраль сәнгате» II халыкара театр фестивален Чаллы артистлары ачып җибәрде

15-19 апрельдә Ашхабадта «Бәхетле чорның театраль сәнгате» дип исемләнгән II халыкара театр фестивале уздырыла. Анда 14 илдән 16 коллектив катнаша. АКШ, Кытай, Иран, Эфиопия, Казакъстан, Үзбәкстан, Украина, Беларусьтан килгән труппалар белән берлектә, Россиядән өч коллектив чыгыш ясый: Санкт-Петербург, Әстерхан һәм Яр Чаллы театрлары.

15 апрельдә фестивальне ачып җибәрү тантанасында сәхнәдә беренче булып чыгыш ясау хокукын Чаллы татар драма театры артистларына бирделәр. Чаллылылар тамашачыларга «Думбра» дип исемләнгән музыкаль композиция күрсәттеләр. Театрның директоры Рашат Фәйзерахмановның Ашхабадтан хәбәр итүе буенча, безнең артистлар фестиваль кысаларында 17 апрельдә Алып Арыслан исемендәге Төркмән милли яшьләр театры бинасында «Тирәкләр шаулый җилдә» трагикомедиясен уйныячаклар. Спектакльне француз драматургы Жеральд Сиблейрас пьесасы буенча режиссер Туфан Имаметдинов сәхнәгә куйган.

Шунысын да искәртик, спетакльдә катнашкан артистлар, ягъни РФның атказанган, ТР халык артистлары Инсаф Фәхретдинов, Булат Сәлахов, ТРның атказанган артистлары Рафил Сәгъдуллин һәм Рушания Таһирова ТР Мәдәният министрлыгының «Тантана» премиясенең иң дәрәҗәле номинацияләрнең берсендә җиңүче дип табылып, «Иң яхшы актерлар ансамбле» бүләгенә лаек булганнар иде, диелә Чаллы театрыннан алынган хәбәрдә.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*