enrutat
Баш бит / Асия Зимагулова – Россиякүләм бәйге җиңүчесе
Асия Зимагулова – Россиякүләм бәйге җиңүчесе

Асия Зимагулова – Россиякүләм бәйге җиңүчесе

Казанда россиякүләм туган тел һәм әдәбият укытучылары мастер-классы бәйгесе үтте. Анда безнең өлкәбез данын Вагай районы, Казанлы урта мәктәбенең югары категорияле укытучысы, татар теле һәм әдәбияты укытучылырының район методик берләшмәсе җитәкчесе, Вагай районы татарларының автономия әгъзасы, “Россия мәгарифенең мактаулы хезмәткәре” Асия Зимагулова яклады. Ул бу бәхеткә өлкәбездә традициягә кергән “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә быел җиңү яулап иреште. Бәйгегә Асия Юрис кызына ярдәм итәргә тормыш иптәше, шулай ук Казанлы мәктәбе укытучысы Җәлил Зимагулов, ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиев та бардылар. Рафаэль Галимҗан улы бәйге турында фикерләре белән уртаклашты:

— 26-28 нче март көннәрендә Казан шәһәренә илебезнең 48 төбәгеннән Ана теле (рус, татар, чуваш, мари, удмурт) укытучылары россиякүләм мастер-класс бәйгесендә көч сынашырга җыелдылар. Татарстан Республикасыннан, 36 укытучы Россия регионнарыннан (Төмән, Ульян, Пенза, Омск, Әстерхан, Свердлау, Оренбург, Красноярск өлкәләреннән һәм Башкортостан, Удмуртия, Чувашстан, Мордовия Республикаларыннан) катнаштылар.

Бу мәртәбәле конкурс 2 турдан торды, укытучылар зур сынау үттеләр. Конкурста һәр укытучы милли киемдә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа педагогик технологияләр кулланышын, ачык дәресләр күрсәттеләр һәм тагын күп төрле яктан сыналдылар. Мин мастер-класста бөек Тукаебызның “Туган тел” җырын искиткеч моңлы итеп курайда уйнадым. Катнашучыларны Себер ханбикәсе — Сүзгенең костюмы таң калдырды.

Дулкынланып, өметләнеп көткән конкурсның бүләкләү тантанасы Казан шәһәренең “Дуслык йортында” үтте. Номинантлар, лауреатлар, җиңүчеләр бер-бер артлы сәхнәгә чакырылдылар. Аларга дипломнар, истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. 48 катнашучы арасыннан Асия Юрис кызының җиңүчеләр арасында булуы һәм 3 урын алуга ирешүенә шатландык һәм горурландык.

Әлеге бәйгегә А.Зимагулова “Минем педагогик осталыгым” темасына эчтәлекле эссе әзерләгән. “Укытучы – иң авыр, катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Укытучы – яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, Шәхес үстерүче бөек җан ул. Укытучы дөньядагы барлык сыйфатларны үзендә туплаган шул: киң күңеллелек, түземлелек, сабырлык, күпкырлы белем, кешеләргә, бигрәк тә, балаларга чиксез мәхәббәт. Әйе, минем дә укытучыларым нәкъ шундый иделәр. Ире дә, хатыны да бертөрле югары дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән укытучылар гаиләләре күп түгел. Безнең төбәктә, минем туган ягымда, мондый һәрьяктан үрнәк булып торган укытучылар – әбием-бабаем гаиләсе. Алар балаларны ярата һәм хөрмәт итә, аларның бөтен яхшы якларын күрә белделәр, төпле белем-тәрбия бирделәр. Сизгер җанлы, бөтен нәрсәне аңлаучы табигый кешеләр иде. Һәрвакыт вакыйгаларның үзәгендә кайнадылар. Мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм, чөнки укытучылар династиясенең өченче буын вәкиле мин! Димәк, бу матур дөньяга тиккә генә тумаганмын! Нәрсәгә генә тотынмыйм, башлангыч сыйныф укытучысы булган сәләтле әбиемнең, география, химия фәннәре остасы бабаемның (әнисе Г.Тукай белән таныш булган), татар теле укытучысы булган сөекле әниемнең, математика-физика укытучысы хөрмәтле каенатамның, рус теле белгече каенанамның, төрле фән мөгәллимнәре булган апа-абыйларымның, тарих укытучысы — тормыш иптәшемнең үз хезмәтләренә чын тугрылык, осталык, мәхәббәт үрнәге күз алдымда тора. Бу һөнәрнең авырлыгы, зур җаваплылык, сабырлык таләп итүен мин кечкенәдән үк күреп үстем. Аларның акыллы киңәшләре, тирән белемнәре, заманча эшләре, мәрхәмәтле күз карашлары миндә укытучы булу теләге тудырды да әле. Мәктәпне тәмамлагач, икеләнеп тә тормыйча, укытучы һөнәрен алу өчен Тубыл шәһәренә укырга киттем. Укытучы дипломын алган көн иң куанычлы көннәремнең берсе булып хәтеремдә уелып калды. Мин – укытучы! Кадерле әнием үзенең яраткан татар теле, әдәбияты дәресләрен зур өметләр, ышаныч белән миңа тапшырып калдырды. Шул вакытта ничек итеп әнием шикелле балалар күңелендә күп еллар үткәч тә сагынып искә алырлык эз калдырырга дип уйладым һәм беренче көннән үк бөтен җанымны, күңелемне биреп, тырышып, булган осталыгымны эшкә җигеп эшли башладым. Мин үз фәнемне бик яратам. Һәрбер предмет укытучысы үз фәне аша бүгенге көн проблемасын укучыларга җиткерү һәм аларны чишү юлы өстендә эшли. Әйе, безне уртак бурыч берләштерә: яшүсмерне шәхес буларак формалаштыру, мәдәниятле һәм белемле итү, кешелеклелек һәм милли үзаңны тәрбияләү. Ә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен кызыклы итеп, тирәнтен өйрәнү ул милләтне саклау. Милләтле кеше генә көчле, киләчәкле, дәүләтле була, дип уйлыйм. Әлеге фикерләр – минем эшчәнлегемнең төп максаты. Миңа совет чоры мәктәбендә, үзгәртеп кору елларындагы татар мәктәбендә һәм XXI нче гасырның замана балалары белән эшләргә насыйп итте. Балалар белән эшләү – зур бәхет ул. Алар сине, фәнне яратулары белән укытучыны канатландыра, илһамландыра, ышаныч тудыра ала.

Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән, рус телендә сөйләшүче татар балаларында матур әдәбият, тел, тарих, мәдәният белән кызыксынуны тудыру – минем хәзерге көндә төп максатларымның берсе. Ләкин тулысынча компьтер технологияләренә генә нигезләнеп эшләү дә гел уңай нәтиҗә генә бирми. Бала, әдәби әсәрне кулына тотып, аның геройлары тормышы белән яшәгәндә генә эшнең нәтиҗәсе булачак. Шәхси якын килеп эшләгәндә генә укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәбияли ала. Шуның өчен дәрес темасын аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк. Мин үзем бигрәк тә татар әдәбиятын яратам, соңгы елларда өлкә күләмендә күрсәткән мастер-классларым, ачык дәресләрем дә шактый (И.Газиның “Йолдызлы малай” әсәре буенча “Батырлыкта – матурлык” дәресе; И.Сәлаховның һәм В.Шаламовның “Колыма хикәяләре” буенча “Тәмугътан тавыш” исемле мәдәниятләр диалогы дәресе; М.Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигыре буенча проектлар яклау дәресе; “Б.Сөләйманов – беренче профессиональ себер татар шагыйре” һ.б.). Шәхсән үзем, башлангыч һәм урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, дәрес-КВН, дәрес-сәяхәт, уен-дәрес, практикум-дәресләрне, рольле уеннар кебек иҗат дәресләрен отышлы дип тапсам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес-дискуссия, презентация-дәресләр, интеграль-дәрес, конференция, семинарлар үткәрүне югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы, дип саныйм. Мин үземнең укучыларым белән бик тә горурланып яшим, һәр бала үзенчә сәләтле, аларга шәхси караш кирәк. Билгеле, араларында шундый сәләтлеләр була, нәтиҗәләрен күргәндә, тагын да дәртләнебрәк эшлисе килә.

Минем укучыларым районда гына түгел, өлкәдә дә, Казанда да ел саен күп кенә призлы урыннар яулыйлар. 2015 нче елда 10 нчы сыйныф укучысы Гөлсем Кузакбирдиева II урын, 11 нче сыйныф укучысы Юлия Катаргулова I урын яулады, 2016 нчы елда 9 нчы сыйныф укучысы Йолдоз Ибраһимова һәм 10 нчы сыйныф укучысы Айгөл Ниязова I урынга лаек булдылар. Тырыш, сәләтле кызларым халыкара олимпиадада IV һәм V урыннар алу бәхетенә дә ирештеләр. Моңа, билгеле, күп көч сорала, чөнки без Татарстаннан бик ерак урнашкан регионда яшибез. Сәләтле балалар белән юнәлешле эшләгәнлектән укучыларым шагыйрь- язучыларның тормыш, иҗат юлларына багышланган район, өлкә конкурсларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә, “Таң йолызы” сәнгать фестивальләрендә, балалар сабантуйларында катнашып, уңышлы чыгышлар ясыйлар, җиңүче дипломына ия булалар. Өлкәбездә чыга торган татарларның көзгесе, рухи хәзинәсе булган “Яңарыш”ыбыз белән дә хезмәттәшлек итәбез. Әле ата-аналар, авыл халкы өчен мәдәният йортында кечкенә пьесалар да куябыз. Эш практикамда балаларның иҗади сәләтен үстерүгә нык басым ясыйм. Укыту-һөнәр генә түгел, барлык тормышым да.

Уйлап карасам, бөтен яшәвем, кызыксынуларым, аралашуым — барысы да шушы бер юлга барып тоташа. Уемда гел укучылар, балалар. Кайда барсам, ни эшләсәм дә күңелем гел алар белән сөйләшә. Укучыларымның, үзем үстергән балаларның уңышларын күреп ничек сөенмисең?! Мин тагын рухланып яңа бәйгеләр эзлим. Төрле конкурсларда катнашып үзем Мактау кәгазьләре, дипломнарга ия булдым. Районыбызда “Балалар Сабантуйлары”н оештыруда ярдәм итүем өчен җылы эчтәлекле котлаулар да хезмәтемнең бер өлешен тәшкил итә. Төмән өлкәсенең мәгариф һәм фән департаменты, белем күтәрү институты, милли эшләр буенча коми-тетның, татарлар конгрессының, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән Мактау кәгазьләре дә шактый җыела. Кеше үзенә эшләгән эше белән матур, диләр. Ә безнең эшебезнең нәтиҗәсе – һәр баланың бүгенге катлаулы чорда үз юлын табуы. Алар иманлы, шәфкатьле, миһербанлы икән, димәк, хезмәтебезгә яхшы бәя куярга мөмкин. Хезмәт юлымны башлап җибәргәндә, бабаем һәм киңәшчем Абдулла Хисмәт улының: “Кызым, әгәр син укытучы хезмәтен сайлагансың, шуңа һәрьяктан туры кил”, – дигән акыллы сүзләрен бервакытта да исемнән чыгармадым.

Тормыш юлында нинди сукмактан атларга уйлаган яшьләр өчен матур үрнәк Асия апаның тормыш юлы. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы аеруча тирән ихтирам, туган телеңә, халкыңа хөрмәт уята торган мөгаллим, минемчә. Өлкәбездә туган тел укытучылары күптәннән махсус югары белем алудан мәхрүм. Ә Казан федераль университетында һәркемгә юл ачык.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

http://yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*