tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Астана шәһәрендә “Җәлил йолдызы” I Халыкара әдәби бәйгегә йомгак ясалачак
Астана шәһәрендә “Җәлил йолдызы” I Халыкара әдәби бәйгегә йомгак ясалачак

Астана шәһәрендә “Җәлил йолдызы” I Халыкара әдәби бәйгегә йомгак ясалачак

Астана шәһәрендә Советлар Союзы герое, татар шагыйре Муса Җәлил иҗатына багышланган “Җәлил йолдызы” I Халыкара әдәби бәйге үткәрелә.

Әдәби чара Астанадагы “Дуслык” Татар мәдәни үзәге, Казахстан халыклары ассамблеясе һәм “Казахстанның Татар һәм башкорт конгрессы” республика иҗтимагый берләшмәсе тарафыннан оештырыла.

Бәйгенең максаты – җәмгыятьтә этникара багъланышларны һәм Казахстан халкының бердәмлеген ныгыту, нәфис әдәбият һәм шигъри мирас аша яшьләрнең рухи халәтен формалаштыру, татар шагыйре Муса Җәлилнең иҗатын популярлаштыру, шулай ук яңа сәләтле яшьләрне барлау.

Беренче тапкыр бәйге 2016 елда, герой-шагыйрьнең тууына 110 ел тулуына багышлап оештырылган булган. 2019 елдан башлап ул халыкара статуста үткәрелә.

Бәйгедә 8 яшьтән 29 яшькә кадәр булган, дөньяның төрле кыйтгаларында яшәүче яшь авторлар катнаша ала.

Шигырь, очерк, эссе жанрындагы иҗади эшләрдә тарихи фактлар, Бөек Ватан сугышы чорындагы халык фидакарьлеге Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре батырлыгы мисалында тасвирланырга тиеш.

Конкурска эшләр 15 апрельгә кадәр кабул ителә. Иҗади эшләргә бәяләр өч яшь аермасы белән биреләчәк. Бу бәйге эшләренә бәяләр һәр жанр буенча 8-12 яшькә кадәр, 13-18 яшькә кадәр һәм 19-29 яшькә кадәр итеп билгеләнәчәк.

Бәйгедә катнашучы һәркем исемле сертификатлар алачак, ә җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы эшләр махсус җыентыкка керәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*