tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Астанада “Татар кызы-2018” бәйгесендә Лилия Беркенова җиңүче дип табылган
Астанада “Татар кызы-2018” бәйгесендә Лилия Беркенова җиңүче дип табылган

Астанада “Татар кызы-2018” бәйгесендә Лилия Беркенова җиңүче дип табылган

Астана шәһәрендә уздырылган “Татар кызы-2018” бәйгесендә Лилия Беркенова җиңүче дип табылган. Бу хакта “Таң” татар-башкорт мәдәни үзәге хәбәр итә.
  • II “Татар кызы” шәһәркүләм конкурсы “Казахстан халыклары Ассамблеясы” оешуга 20 ел тулуга багышланган иде.
Финалда барлыгы 10 кыз катнашкан. Аларның барысы да төрле номинацияләрдә бүләкләнгән. Мисал өчен, “Халык мәхәббәте” номинациясендә Камилә Мансурова, “Мисс сәләт” номинациясендә Лаура Сатыбалдина, “Иң креатив мисс” номинациясендә Ризана Мансурова җиңгән.
Шулай ук I вице “Татар кызы” һәм II вице  “Татар кызы”н ачыклаганнар. Әлеге исемгә Лада Әбҗәлимова һәм Адилә Бигарстанова лаек дип табылган.
Астанада “Татар кызы-2018” конкурсында җиңүчеләр “Мисс Ассамблея 2018” һәм республикакүләм “Татар кызы” конкурсында  катнашу хокукына ия.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*