tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Асыл нәселнең асыл улы
Асыл нәселнең асыл улы

Асыл нәселнең асыл улы

Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге иясе, Казан Дәүләт университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтының татар тарихы һәм тюркология бүлеге мөдире, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев гомер бәйрәмен уздырды. 

Татар әдәбияты һәм мәдәниятенең күренекле шәхесләренең берсе, талантлы әдип, драматург Аяз Гыйләҗев гаиләсендә дөньяга килгән Искәндәр әдәбият һәм мәдәният мохитендә тәрбияләнеп, милләтнең сызланган мәсьәләләрен күз алдында кичереп үскән, шуларны хәл итү юлында үзеннән дә өлеш кертү теләге белән гуманитар фәннәрнең иң әһәмиятле юнәлеше – тарих фәнен кыйбла итеп алган. Бер хакыйкать бар: математика – төгәл фәннәрнең анасы булса, тарих исә гуманитар фәннәрнең анасы итеп карала. Тарихның фәнни принципларын, аның методологиясен үзләштергән Искәндәр әфәнде бүген гуманитар фәннәрнең төрле тармакларындагы җитди мәсьәләләр хакында төпле фикерләре белән уртаклаша. Аларда күтәрелгән проблемалар әһәмиятле, шул ук вакытта алдан күрүчәнлекне дә сиземләргә мөмкин. Болар, бигрәк тә, галим тарафыннан бирелгән төрле характердагы әңгәмәләрдә чагылыш таба.

Искәндәр Гыйләҗевнең гомер юлы аның фәнни һәм педагогик тормышы Казан университеты белән бәйле. Менә инде утыз биш ел чамасы вакыт эчендә күп санлы студентларга тарих фәненең нигезләрен төшендергән остаз, мәктәптә тарих фәнен укыту буенча шактый дәреслекләр авторы буларак танылган, 2000–2011 елларда университетның татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы, татар халкының тарихы кафедрасы мөдире вазифаларын башкарганда татар гуманитар фәне буенча көчле укытучылар коллективы туплап, үз вакытында Казан университетының факультетның данын югары күтәреп, үзен зыялы җитәкче итеп тә таныта алды. Аның татар тарихында кара тап булып, озак еллар караңгылык пәрдәсе артында калган Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышында татар әсирләренең проблемаларын тикшерүгә багышланган хезмәтләре, аларның татар тарихында әһәмиятен күрсәтү һәм шуларга бәйле кайбер фикерләр белән уртаклашу урынлы булыр.

Бу тема рус һәм татар гуманитар фәнендә, нигездә, ХХ гасырның 90нчы елларында фәнни югарылыкта тикшерү объектына әйләнә. Мәгълүм ки, совет идеологиясе яшәгәндә, әлеге теманы өйрәнү мөмкинлеге чамалы иде. Беренчедән, ул заманда совет әсирләре бары тик сатлык җаннар гына итеп каралды, икенчедән, әсирлекнең төп сәбәпләрен тикшерү, ачыклау совет системасының идеологик принципларына туры килеп тә бетмәде. Болар әлеге проблеманы фәнни югарылыкта тикшереп, объектив бәясен алуны һаман да кичектерә килде. Дөрес, рус гуманитар фәне әсирлек тарихын шактый җентекле өйрәнгән, алар 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң һәм Беренче вә Икенче бөтендөнья сугышында төрле сәбәпләр белән әсир төшкән, яисә мөһаҗирлек тормышын сайлаган рус, яһүди әсирләренең, мөһаҗирләренең язмышларын шактый тикшереп, монографик хезмәтләр язылган, һәрбер кабернең паспортларын барлап, китап­лар бастыра алганнар. Милли дәүләтчелеге булмаган, милли кысуда яшәгән татарның үз халкының газиз улларын барлау, аларны милләтенә кайтару әле һаман да сузыла. Икенче бөтендөнья сугышында әсир төшеп, Гитлер идеяләренә хезмәткә керешкән һәм соңыннан мөһаҗирлекне сайларга мәҗбүр булган татар зыялысы большевикларның милли, социаль, икътисади сәясәтләреннән риза булмаган, килешмәгән катламы мөһаҗирлекне юлдаш иткән бит югыйсә. Моны инкяр итәргә мөмкин дә түгел кебек.

И.Гыйләҗевнең татар әсирләре тормышын тасвирлаган хезмәтләрендә алар аермачык чагылган. Татар мөһаҗирләре хакында сүз бара икән, татар мөһаҗирләре Европа белән генә чикләнми, әлбәттә. Алар Ерак Көнчыгышта, Австралия, Төркия, Америка кыйтгаларында да яши. Болар татар галимнәре тарафыннан азмы-күпме өйрәнелде. Мәсәлән, Ерак Көнчыгыштагы татар мөһаҗирләре турында Лариса Усманованың монографиясе һәм фәнни мәкаләләрен, татар мөһаҗирләре арасында сәяси хәрәкәт эшчәнлеген тикшергән Рөстәм Гайнетдиновның, Р.Кашаповның фәнни һәм публицистик язмаларын искә алырга мөмкин. Ләкин алар арасында әлеге теманы төрле аспектта, хәтта Германия архивларында эшләп, немец телендәге чыганакларны барлап, татар тарихында шактый күләгәдә калган татар мөһаҗирләре, аерым алганда, 1941–1945 елларда яшәгән Идел-Урал легионы язмышын җентекле тикшереп, 2000 елда докторлык диссертациясе яклаган И. Гыйләҗев катлаулы буразнаны сызучы һәм фәнни принципларын төзүчеләрдән беренчеседер, мөгаен. Бу урында шуны да искәртү кирәктер: галим 1990–1991 елларда Кёльн университетының көнчыгыш Европа тарихы семинарында ДААД (академик алмаш буенча алман хезмәте) һәм 1994–1995 елларда шул университетның А.Гумбольд фонды стипендиаты булып Германиянең архивларында фәнни эзләнүләр алып бара. Аның нәтиҗәсе дә уңышлы: күп санда немец, төрек, рус һәм татар телләрендә югары дәрәҗәдә камил эшләнгән фәнни мәкаләләрне, “На другой стороне: Коллабориционисты из поволжско-приуральских татар в годы второй мировой войны” (Казан, 1998) һәм “Легион “Идель-Урал” (Казан, 2005) монографик хезмәтләрен генә дә искә алып үтү дә җитә торгандыр. Галим үзе билгеләп узганча, “бу китапта әлеге авантюрага бәйле тарихи сюжетлар карала. Германия архивларыннан алынган документаль чыганакларга нигезләнеп, шулай ук тарихи әдәбиятка таянып, монографиядә төрки халыклар, бигрәк тә Идел-Урал татарлары белән хәрби һәм сәяси хезмәттәшлек оештыру тәфсилләп характерлана”. Хезмәт Гитлер Германиясенең Советларга каршы төрек-татар, гомумән, Урта Азия халыкларыннан төзелгән легионнар, сәяси оешмалар – пантуранизм, пантюркизм, панисламизм идеяләреннән файдаланып, совет идеологиясен җимерергә, дәүләтен кол итәргә теләгән Гитлерның сәяси уеннарын, авантюрасын ачык тасвирлый һәм аларның утопия генә булып калуын дәлилли. И.Гыйләҗев Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан татар мөселман әсирләрен дә онытмый. Бу тема Л.Гатауллина белән берлектә әзерләнеп, 2014 елда дөнья күргән “Российские солдаты-мусульмане в германском плену в годы Первой мировой войны” китабында да дәвам итә. Германия турында сүз алып барганда тагын бер әһәмиятле якка тукталып үтү комачау итмәс, мөгаен: Искәндәр Гыйләҗевнең тормыш юлын барлаучылар да, Татар энциклопедиясе дә, минем карашымча, галимне бөтенләй икенче яктан ачкан, тәрҗемәчелек талантын ни өчендер онытып җибәргәннәр кебек.

ХХ гасырның ахырлары – XXI гасырның башларында КДУда татар тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынган чит ил студентлары, аспирантлары укып, кайсылары диссертацияләр дә яклады. Алар арасында, без фәкыйрегезгә таныш, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ул вакытта тарих институты) мирасханәсендә Тукай шәхесе һәм иҗатына караган материаллар белән танышып, соңрак немец телендә монографик хезмәт бас­тырган Микаэль Фридерих та бар. И.Гыйләҗев Тукай шәхесе һәм иҗатын бөтенләй икенче аспекттан ачкан М.Фридерихнең китабын немец теленнән русчага тәрҗемә итеп “Габдулла Тукай как объект идеологической борьбы” (Казан, 2011) исеме белән нәшер итте. Әлеге китап галимнең талантлы тәрҗемәче дә булуын раслаган бер хезмәт итеп каралырга лаектыр.

И.Гыйләҗевнең чит ил галим­нәре, шул исәптән, Икенче бөтен­дөнья сугышыннан соң мөһаҗирлекне сайлаган татарлар белән якын таныш булуы һәм аралашуы, аларның ышанычын яулавы, татар гуманитар фәне белән шөгыльләнүчеләргә зур ярдәм дә булды. Мәсәлән, 2000 еллар уртасында галимнең турыдан-туры катнашлыгында, аның җитәкчелегендә җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Гали Акышның шәхси архивы Татарстан Дәүләт архивына кайтарылды. Бу архив материаллары, Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге публицистик иҗаты белән шөгыльләнгән кеше буларак без фәкыйрегезгә зур файдасы тиде. Архив хезмәткәрләре, әле тасвирланмаган да шәхси архивтан файдаланырга рөхсәт иттеләр. Искәндәр әфәнде һәм эшнең мөһимлеген аңлаган архив хезмәткәрләре ярдәме белән Г.Исхакыйның аерым мәкаләләре, Г.Акышка язган хатлары табылды һәм томнарда аларның кайберләре урнаштырылды.

Г.Исхакый шәхесе дә, иҗаты да катлаулы чорга, каршылык­лы заманга бәйле. Томнарны төзү барышында күп кенә мәсьәләләр, шәхесләрне ачык­лау бәхетенә ирешсәм дә, кулда ныклы дәлилле чыганаклар булмау сорау арты сораулар тудыра иде. Шул вакыт Германия архивларында эшләгән, татар мөһаҗирләре тормышын чыганаклар белән дәлилләгән И.Гыйләҗевкә мөрәҗәгать итеп, шәхесләрне яисә алар хакындагы каршылыклы фикерләрне ачыкларга тырыштым. Шунысы мәгълүм, ул – белемен һәркем белән уртаклашырга әзер торган зур галим һәм зыялы шәхес.

Зыялы шәхес дип атавым юкка түгел. Бездә ни өчендер, матур затлы киенгән, үзен зыялы күрсәтергә теләгән, тыштан ялтырар, эчтән калтырар “ясалма” зыялылар күбрәк. Искәндәр әфәнденең холык-фигылендә исә, һәркемгә дә бирелмәгән эчке зыялылык, яктылык чыганагы бар. Шул матурлык аңа карата җылы мөнәсәбәт тудыра, аның белән бер күрешкән, якыннан аралашкан кеше башка фикердә була алмый торгандыр. Ул һәрвакыт һәркемгә, инде искә алынганча ярдәм итә, һәркемне ачык йөз белән каршы ала, үз итеп сөйләшә, кирәк булса, киңәшләрен дә бирә. Гомумән, И.Гыйләҗев татарның затлы нәселдән чыккан, татар халкының зыялылыгын күрсәткән күркәм шәхесе, талантлы галиме.

Зөфәр Мөхәммәтшин

madanizhomga.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*