tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Асыл затлар бихисап
Асыл затлар бихисап

Асыл затлар бихисап

Тумышы белән Актаныш районы Шәрип авылыннан Флүсә Шакирова Сарапул шәһәренең “Элеконд” мәчетендә 20 ел буена дин нигезләрен, гарәп графикасын укыта.

Флүсә апаның дин нигезләрен өйрәнү теләге шулкадәр көчле була ки, 1995 нче елларда Сарапулда дини укулар ныклап оештырылмаган чорда, якшәмбе көннәрендә Ижауга мәчеткә барып, 1 ел буе дин нигезләрен өйрәнә. “Иртән беренче автобуска чыга идем. Кая гына барасым булса да, төне буе ашарга пешереп, иремә, гаиләмә, өстәлгә мул итеп ризык әзерләп китә идем”, – ди Флүсә апа. Ничек сокланмыйсың инде аңа?

Үзе дә, ире Шамил дә, улы Илдар да “Элеконд” заводында хезмәт куйганнар. Флүсә апа гальваника цехында эшли, фотосурәте Мактау тактасында гел эленеп тора аның. Ул – хезмәт ветераны.

Буыннан-буынга күчеп килгән, 300 ел элек нәшер ителгән, вакыт узу белән тышлыгы, битләре теткәләнеп беткән бик кадерле дини китап – “Кыйссасел-Әнбия”, ягъни, “Пәйгамбәрләр тарихы” китабын кадерләп саклый ул. “Балаларымны беркайчан да дингә басарга үгетләмәдем. Казанда яшәүче оныкчыгым кайткач, һәр көнне йоклар алдыннан дога укый. Шуннан башка тынычлап йоклый алмыйм, ди”, – дип уртаклашты Флүсә апа.

67 яшендә ул Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә. Зачет кенәгәсендә гел “4”ле һәм “5”ле билгеләре генә. Хәтта компьютерны да үзләштерә ул. “Элеконд” микрорайонында милләттәшләребезне шәригать кануннары буенча соңгы юлга озату эшен дә алып бара. Мәчеткә даими йөри торган Заһирә Рәшитова аның турында: “Укымышлы, бик әйбәт ханым!” – ди.

Аларның өйләре урамнарында әллә каян аерылып тора, матур итеп буялган, өй каршында чәчәкләр үсә. Коймадагы калай бизәкләрне Шамил абый үзе ясаган. Флүсә апа оста хуҗабикә дә икән әле, мине дә телне йотарлык балан бәлеше, тәбикмәк белән сыйлады.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*