tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Асылыбызга кайтып барышлый
Асылыбызга кайтып барышлый

Асылыбызга кайтып барышлый

Әле без үскән елларда да татарларның  һәр  йорт эче чигелгән кашагалар, мендәр тышлары, өленгеләр,  кулдан бизәкләп бәйләнгән челтәрләр, чигелгән яки  бизәкләп тукылган сөлге-тастымаллар, сугылган паласлар  белән бизәлә-җиһазлана, ә әбиләр  чигелгән алъяпкычлар кия, яулыклар ябына иде.   Узган гасырның 70-80 нче елларында   чигүле әйберләрне  фабрикада   тукылган  һәм һәммәсе инкубатор чебиләредәй  бертөсле пәрдә, мендәр тышлары, урын-җир кирәк-яраклары алыштыра башлады.  Ә теге  күз нурларын, йөрәк җылысын кушып чигелгән-тукылган сөлге-пәрдәләр әбиләр сандыгына күчте,  күп кенә өйләрдән бөтенләй  юкка ук чыкты.  Нәкъ  менә шулар белән йортларыбыздан иман-әхлак, тормышыбыздан милли рух югала, халкыбызның күркәм йолалары, гореф-гадәтләре дә онытыла башлады һәм без, совет халкына әверелеп, маңкортлаша башладык.  Хәтта мәктәпләргә дә тәмәке һәм сыра, наркомания үтеп керде.

Шөкер, 90 нчы еллардан башлап милләтебезнең геннарында сакланган  хәтере уяна, акрынлап булса да үзебезгә генә хас йола, гореф-гадәтләребез  тормышыбызга яңадан кайта башлады. Ничек кенә тәнкыйтьләсәк тә, бу эштә Бөтендөнья татар конгрессы, аның канаты астында эшләүче иҗтимагый оешмалар, аеруча  “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының да роле шактый зур.

Халкыбызның асыл сыйфатларын җуеп ук бетермәгән Актанышта туып үскән, халкыбызның тарихыннан алынган һәм берсеннән-берсе мавыктыргыч идеяләр ташып торган Кадрия Рәес кызы Идрисова җитәкчелегендәге бу  оешма соңгы елларда аеруча активлашты.  Алар ай саен диярлек  кайсы да булса төбәктә яки республика районнарында күркәм йолаларыбызны искә төшереп, аларны яңадан тормышыбызга кайтару максатыннан күчмә утырышлар, семинарлар, мастер-класслар  оештыра. Узган атнада шундый  очрашуларның чираттагысы Сарман районында  узды.

Әлеге очрашуда  республиканың 27 районыннан, Россиянең 7 төбәгенннән  урыннардагы “Ак калфак” оешмаларын җитәкләүче йөздән артык  мииләтебезнең асыл затлары катнашты һәм биредәге  матурлык-пөхтәлеккә,  бары тик татарча гына сөйләшүче халкына,  аларның моңлы, тәрбияле,  саф күңелле булуына, ачык йөзлелегенә  сокланды, гыйбрәтләнде, монда күргәннәрен үз якларына кайткач кулланырга дип  хәтер дәфтәренә һәм фото-видеоларга теркәп барды.

Сарман районы саф татар төбәге диярлек.  Халкының 93 проценты – татарлар. Шуңа да биредә һәр тарафта татарча сөйләшә, җырлыйлар, йорт-кураларын татарча бизиләр, һәр йортта диярлек  үзләре  хуш исле ипи пешерәләр, замана көйсезлекләренә зарланмыйча-уфтанмыйча яши беләләр.  Күңелләре кебек урамнары да, йорт-ихата, капка төпләре дә чиста, урамнар киң.  Быел район үзәге Сарманда гына түгел, авылларда да киң масштаблы төзекләндерү эшләре башлап җибәргәннәр.  Урамнарга яңа асфальт җәелә, тротуарлар ясала, агач-куаклар утыртыла.

Сарманлылар  “Сөлге туе”на берничә ай әзерләнгәннәр.  Иң беренче эш итеп “туй”га дип атап һәр авылда кич утырып    1000 нән артык сөлге чиккәннәр.  Моның өчен әбиләрнең сандыкларында  әле дә кадерләп сакланган сөлгеләрен дә барлаганнар, яңадан-яңа бизәкләр дә уйлап тапканнар, халкыбызның  онытылып барган  олы мәгънәле, бай эчтәлекле гореф-гадәтләрен  исләренә  төшергәннәр.   Иң мөһиме бу эштән мәктәп балалары да, кызлар-киленнәр, апа-әбиләр дә читтә калмаган. Алай гына да түгел,   районда кайбер балалар оешмаларында да кыз  балаларны сөлге чигәргә өйрәтәләр икән. Мәсәлән без булган “Лилия”дип аталучы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар кечкенәдән үк  чигү осталыгына өйрәтелә башлый.  4-5 яшьләрдә алар чигү үрнәкләрен кәгазьгә ябыштырып осталык күнекмәләрен алса, 6 яшьтә инде кулларына энә-җеп алып сөлге, тастымал чигәләр. Алар инде мәктәпкә кергәндә үк  уку-язу күнекмәләре генә түгел, тегәргә-чигәргә дә өйрәнәләр.  “Бу шөгыль белем-тәрбия программасына кертелмәгәнлектән, без  әлеге дәресләрне түгәрәк рәвешендә оештырдык, – дип сөйли балалар бакчасы мөдир Резедә Вәлиева. – Шунысы кызык, балаларына ияреп әниләре, апалары да  чигү чигә башлады”.

Кунаклар район үзәгендәге “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә дә, “Татар Илеге” дип аталучы  яр буе паркында да, Сарманның Җәмигъ мәчетендә дә, Иске Кәшер авыл җирлеге территориясендә урнашкан “Кырык чишмә” дип йөртелүче чишмә буе аланында да, район мәдәният йортында да  районда яшәүче  барлык  милләт вәкилләренең  дә   һөнәрчелеге, милли ашлары, сәнгате һәм йолалары  белән танышты,  сөлге чигү буенча мастер-класслар алды.

Без  булган Җәмигъ мәчетендә балалар өчен ел әйләнәсе “Бәрәкәт” мәйданчыгы эшли икән. Анда йөрүче 20 баланың барысы да дини гаиләләрдә тәрбияләнә.  3-7 яшьләрдәге бу сабыйлар мәчеттә иртәнге 8 дән алып көндезге 2 ләргә кадәр булып, көннең  икенче яртысында  әниләре хозурында  тәрбияләнә. Мәчеттә алар    төрле догалар гына түгел,  татар, рус, инглиз, гарәп телләрен дә өйрәнә.  Җәйге һәм кышкы каникул вакытында  мәчеттә кызлар өчен аерым, малайлар өчен аерым “Шифа” лагерьлары оештырыла.  Ә район мәктәпләренең, шул исәптән район үзәгендәге мәктәпләрдә дә уку бары тик татар телендә генә алып барыла. Шул ук вакытта башка милләтләрнең дә буыннардан-буыннарга сакланып килгән, яңа төсмерләр белән баетылган гореф-гадәтләре, милли үзенчәлекләре төрле түгәрәкләрдә, факультатативларда өйрәнелә.

Сарман районы   милләтебезнең күренекле шхесләре белән дә данлы бит әле ул. Легендар җырбыз Илһам Шакировыбыз гына да ни тора!   Районның Зәния Вафина җитәкчелегендәге “Ак калфак” кызлары кунакларны һәрдаим алар белән таныштырып йөрде. Бу авылда күренекле тарихчы, шагыйрь,  язучы Дамир Гарифуллин (кызганыч, газетабызда шактый еллар ул төбәкнең үз хәбәрчесе булып эшләгән Дамир ага белән очрашып булмады), монысында  язучы-журналист Рафис Гыйззәтуллин (ул да безнеке!), җырчы Зөһрә Шәрифуллина (саный китсәң, бик күп алар) туган дип горурланып искә алдылар.

Кырык эшен кырык җиргә куеп көн буе  диярлек  акакалфаклылар белән булган район хакимияте башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин да пленар утырышта сүзен райондашларына рәхмәт сүзләре белән башлап җибәрде. Аның чыгышы   эчтәлекле булуы белән  гаҗәпләндерде һәм сөендерде кунакларны. “Элегрәк  татарларның бер генә бәйрәме дә чиккән сөлгедән башка узмаган, – диде ул. – Яңа туган баланы да  ап-ак чәчәкле сөлгегә төргәннәр,  никах туйларында да,  Сабантуйда  батырга да, ат чабышларында җиңүчегә дә  чиккән сөлге бүләк иткәннәр.  Акккалфаклыларның онытылып баручы шушы йоланы көнкүрешебезгә  кайтару өчен җан атып йөрүе  үзе үк милләтебезнең үзаңын уятуда бер саллы өлеш ул.  Без бу йолаларны һичшиксез    көнкүрешебезгә кертәчәкбез”.

Күп кенә ханымнар чиккән сөлгегә  кагылышлы тагын бер  ачыш ясадылар Сарманда. Элегрәк рспубликаның көньяк-көнчыгыш төбәгендә,  Самара, Ульян якларында  кыз сорарга баргач, әгәр кыз һәм аның әти-әнисе  риза булсалар, вәгъдә билгесе итеп кәләш  үз куллары белән чиккән сөлге бүләк итеп җибәрә торган булганнар. Ул сөлгене егет ягы  капкага чыгарып  элгән һәм барча халык килен төшәсе йортны белеп торган, бәйрәм көткән. Нинди күркәм йола!

Сарман авылы “Ак калфак” оешмасы  җитәкчесе Дания Зиннәтуллина район оешмасының  эшләре белән таныштырганда,  аккалфаклылар соңгы берничә елда    тормышыбызга кайтарган  кайбер йолаларны инде  куллана да башлауларын да билгеләп үтте. Мәсәлән, районда күп кенә хатын-кызлар  бәйрәмнәрдә инде калфактан, татар милли киеменнән йөри икән. Күп гаиләләр шәҗәрәләрен  барлый башлаган. Мәктәп, бакча  балаларын, яшьләрне төрле түгәрәкләрдә милли ашларыбызны пешерергә, калфак, кулъяулык, сөлге чигәргә  өйрәтәләр.  Мәсәлән, Сарман аграр көллиятендә, Сәнгать мәктәбендә укучы кызларның сөлге-тастымаллар,  мәрҗәннән картиналар чигеп,  ит, яшелчә турый торган такталарны бизәп, аларны инвалид балаларга, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә бүләк итүе традициягә әйләнеп бара.  “Яшьләр безне тыңларга әзер, күп вакытта без ни теләгәнебезне үзебез аңлата белмибез, шул рәвешле асылыбызны, үзебезне  югалтабыз.  Милли гореф-гадәтләребезне  көнкүрешебезгә кертү  юнәлешендәге эшчәнлегебездәге аңлашылмаучылык та шуннан килеп чыга ”,  – ди ул.

Кадрия Идрисова да аның сүзләрен җөпләп,  тагын да баетып, тирәнәйтте: “Яшьләребез бик акыллы, максатчан безнең.  Төбәкләрдә, үзебезнең республика районнарында  булганда мин гел шуңа игътибар итәм, алар активлаша, без уздырган чараларда күбрәк катнаша башлады.  Инде кайбер районнарда “Ак калфак” оешмасын җитәкләргә дә алындылар. Әле  ике-өч ел элек кенә  Бөтендөнья татар конгрессы оештыра торган Бөтендөнья татар яшьләре форумнарына , “Ак калфак” җыеннарына, “Татар кызы” бәйгеләренә килгәндә алар күбрәк русча сөйләшә, европача киенә иде. Инде алай түгел, тырышып-тырышып татарча сөйләшәләр, милли гореф-гадәтләребез белән кызыксынып, мастер-класслар үткәрүебезне сорыйлар, матур итеп татарча киенәләр. Мөселманча гына түгел, нәкъ менә татарча!  Димәк, уяна башладык. Ә аларны уяту, һәр башлангычны  күтәреп алу, илһамландыру нәкъ менә бездән  һәм сездән – хатын-кыз оешмаларының ни  дәрәҗәдә актив эшләвеннән, яшьләр белән уртак тел таба белүеннән тора”.

 Белешмә: Бөтендөнья  татар конгрессы  канаты астында эшләүче  “Ак калфак”  хатын-кызлар оешмасының  бүген  бөтен дөньяда 517  бүлеге  бар; алар үз эшчәнлекләрен Татарстанның һәр районында, Россиянең  37 төбәгендә,  шул исәптән Башкортстанның 21 районында,  17 чит илдә  алып бара.

 Люция Фаршатова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*