tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ат чабышы Тубыл Сабантуенда
Ат чабышы Тубыл Сабантуенда

Ат чабышы Тубыл Сабантуенда

Милли бәйрәмебез Сабантуеның  мавыктыргыч ярышларының берсе –ат чабышы. Икенче ел шәһәрнең “Княжий луг”та узган бәйрәм тамашасын күрергә төрле милләт халкы, олысы-кечесе  җыелган иде. Атлар чабышын оештыручы  һәм урыннар бирүче танылган спортчы Әдиятулла 1Авазбаков: “Үткәрү  урын  дөрес сайланды. Болын  тарихи урын, яшел хәтфә, матур табигать кочагы-нәкъ мондый ярышлар уздыру өчен   уңайлы да, матур да. Быел катнашучыларның саны да күп иде.  Үләртеш авылыннан  чабышкы аты белән ел саен катнашкан Эльмар Янабаев быел икенче урынга чыктылар. “Орлик” хуҗасын яхшы аңлый, тәрбия алган чабышкы ат. Быел  Яркәү районы, Карбаны авылыннан килгән Ильяр Усманов “Модник”кушаматлы  чабышкы аты белән беренче урынга лаеклы булдылар.  “Модник”ны бу ярышларга махсус әзерләгәннәре күренеп торды. Әйтергә кирәк, атлар да спортчылар сыман ярышлар алдында дулкынланалар, алар белән күп тренировкалар үтәсе бар. “Модник”ның хуҗасы Рәшит Вәлитов мактауга лаеклы, үзенең хезмәтен яраткан  җитәкче, чабышкыны караучы, тәрбияләүчесе Ильяр Усманов –афәриннәр!Өченче урынга чабышкы аты белән  Сергей Огорелков чыкты. Аларга котлауларыбызны юллыйбыз. Ат чабышын тамашачылар да, катаншучылар да түземсезлек белән көтеп алды. Киләсе елларны күрергә язсын,”-диде ул.

Римма Умитбаева, Тубыл шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*