tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ат язмышы – милләт язмышы
Ат язмышы – милләт язмышы

Ат язмышы – милләт язмышы

Төбәк тарихын барлаучы кешеләр санаулы гына булса да, алар башкарган эшләр тау кадәрле. Саба районы Юлбат авылында гомере буена тарих укыткан Илдар Сафин да – әнә шундый тынгысызлар­ның берсе. Авылдагы соңгы вете­ран­нарның сугыш хати­рә­ләрен барлап, борынгыдан калган һөнәрчеләр бе­лән сөйләшеп утыруларны ул 1990 нчы еллар башында ук видеотапшырулар итеп тер­ки. Ул чакта мәктәптә “Туган якны өйрәнү” түгә­рәге гөр­ләп эшли, Болгарга сәяхәтләр һәм авыл тарихы музеен төзүгә әзер­лек эшләре дә алып барыла – болары та­рихчының юктан гына башланган мавыгуы түгел.

Үз тарихыңны да белмәсәң…

Чынлыкта чын тарихчы һаман да шундый эзләнүчән булып кала икән. Бүген Илдар Сафин төбәк тарихын укыту буенча чыгышлар ясый. Кызыксынып китеп, татар аты алып кайтып үстерә башлаган. Ул моннан берничә ел элек Юлбат, Йосыф-Алан, Тенеки авылларына бәйле авыл тарихын барлап, китап язган иде. Күптән түгел фәнни-гамәли конференциядә тө­бәк тарихын укыту проблемасын күтәреп, чыгыш әзерли.

– Чыгыш ясап кына булмады. Мәктәп расписание­сендә төбәк тарихы дигән дәрес юк – шул борчый мине. Бишенче сыйныфтан алып унберенчегә кадәр бала чит илләр тарихын 214 сәгать укый, Россия тарихын – 216, Татарстан тарихына 56 сәгать бирелә. Төбәк тарихы бөтенләй укытылмый. Кемдер, Татарстан һәм төбәк тарихын да шушы башка тарих дәрес­ләрендә укытып була, дип әйтә. Буладыр күпмедер дә­рәҗәдә, әгәр укытучы әзер­лекле, белемле булса. Яңа гына килгән яшь укытучы ул төбәкне белми дә бит. Төбәк тарихын – район һәм авыллар тарихын музейларда һәм түгәрәкләрдә укытып була, диючеләр дә бар. Әмма анда бөтен бала да йөрми. Мәктәп компоненты кысаларында Татарстан тарихы һәм төбәк тарихын укыту өчен сәгатьләр алырга мөмкин булыр иде. Мә­сәлән, Чистай районында атнага бер сәгать төбәк тарихы укытыла. Без анда семинар-дәрестә дә катнаштык. Министрлык программасы нигезендә укыту әсбаплары төзегәннәр, пре­зентацияләре бар. Бүген авыл тарихын язабыз, алар киштәләрдә тузан җыеп яткач, заман баласына аңла­тып бирмәгәч, нәрсә була соң инде ул?! – дип сөйли ул.
Төбәк тарихын укыту өчен, сүз дә юк, укытучы­ларның әзерлеге мөһим.

– Яшь кадрларның белем туп­лавын көтеп тора алмыйбыз. Моны киләсе уку елыннан башларга ки­рәк. Шуның өчен дә дәрес­лекләр әзер­ләү мәсьәләсе туа. Мәктәп расписание­сендә иң беренче район тарихын укыту ярылып ятарга тиеш. Татар теле укыту кебек үк мөһим дәрес бу. Төбәк тарихын укыту турындагы мәсьәләне күтәрү­че юк, болар бер-берсенә нык бәйләнгән бит. Әгәр дә без теге вакытта татар теле сәгатьләрендә тө­бәк тарихын укытсак, мондый каршылыкка юлыкмас идек. Төбәк тарихын русча да, татарча да укытырга була. Казанның бис­тә-район­на­рын өйрәнә алырлар иде, – дип үзенең фикер­ләре белән уртаклаша ул.

1990 нчы еллар башында Татарстан тарихы укытыла башлаган чорда Илдар Фәтхулла улы беренче дәресләргә төрле китап­ларны укып әзерләнә. Ул чорда туган якны, борынгы кабиләләр тормышын өй­рәнергә теләүче укучылар арта гына бара. Түгәрәк­ләргә югары класс укучы­ларының барысы да диярлек йөри. Аларга бит әзер­лексез кереп кенә сөйләп булмый. Тарих белән кызыксынган укучыларның сорауларына җавап бирү өчен ул эзләнә, өйрәнә, архивларда утыра башлый. Кызыксынып, укучылар, мәктәп укытучылары белән мәктәптә авыл музеен тө­зиләр. Бүген дә музей фондлары яңартылып тора. Әле музейга кайбер экспонатлар сыймагач, аның үз ихатасындагы иске йортларында тагын бер музей төзү уе барлыкка килгән. “Тарих укытучысы шул авылның кешесе булырга тиеш дип уйлыйм. Эзләнүләрне дә­вам итәргә кирәк. Тенеки мәчетенең бер тәрәзәсен, баскычының бер култыксасын музейга алып төшеп куйдым. 1963 елда салынган иске өйне читкә тарттырдым. Лаеклы ялга чыккач, шунда музей төзермен, дим. Ике ел эчендә әйбер­ләр шактый җыелды, ишет­кән кешеләр борынгы әй­берләрне китерә башладылар. Йортның түбәсен ябарга, тышлатырга кирәк әле”, – дип сөйли ул.

Татар аты – Сабада

Илдар Сафин татар атлары турындагы беренче хәбәрне газетадан укый. Аннан интернеттан табып өйрәнүләр, аларны үрчетү­челәр белән очрашуның азагы Юлбат авылына татар аты алып кайту белән тә­мамлана. 6 айлык колын­ның кайтканын аның җәмә­гате Рәмзия апа дүрт ба­җае-балдызлары белән бәлеш пешереп көтеп торган. “Атны Лениногорск райо­нын­да татар атлары үрчетүче Фәрит Нәбиуллин­нан алып кайттым. Өйгә кайттым да, хәзер бер тарихи исем уйларга кирәк, дидем. Карабаштан әтисенең исеме Солтан дигәннәр иде. Шунда минем кече балдыз: “Алайса, Сөембикә Сол­тановна инде”, – дип куйды. Әнә шулай Сөембикә булып китте ул”, – дип сөйли Илдар абый. Ул татар атының үзенчәлекләре турында инде көннәр буе сөйләрлек мәгълүмат туп­лаган. Аның әйтүенчә, татар атларын асрау өчен әллә ни кирәк түгел, ул кышны гади генә такта абзарларда чыга ала. Бер метр карны казып, үзенә азык юнәтә ала. Кыш көне аяк­лары мамык белән каплана. Татар атлары бик хәтәр суыкларны һәм 40-45 градуслы челләне дә җиңел кичерә. Аларның күкрәге киң, муены юан, башы зур, гәүдәсе саллы, аяклары кыс­ка. Аз ашыйлар. Көненә 1-2 килограмм солы. Биег­рәк гәүдәле атларга 5-6 килограмм кирәк. Бу атлар эле­г­рәк авылларда да бе­рән-сәрән калган була. 1960 нчы елларда, тарту көченә ия булган зур гәүдәле атлар кирәк дип, кечкенә атлар бетерелә.

– Фәрит Нәбиуллинның атлары кыш буе көтүдә йөри, буранлы көннәрне генә чыгармый. Болар бик чыдам атлар, туктамыйча көнгә 7-8 сәгать 150 км бара ала. Рафаэль Бәзертдиновка беренче атны Тывада бү­ләк итәләр, – дип сөйли ул.

Сөембикәгә хәзер өч яшь. Узган ел Сатыш, Юлбат, Саба Сабан туенда, аннары Туймазыда – Ык буе Сабан туенда, Кырлайдагы ярышларда катнашкан. Татар атлары катнашында ярышлар оештыручылар да бар. Әмма җайдак табуы кыен икән. Берара Саба мәктә­бен­дә укучы Айрат Әхмәтга­лиев чаба. 14 июль көнне Курган өлкәсенә федераль авыл Сабан туена чакырганнар. 18 июль көнне татар атлары Кремль яныннан Болгарга чыгып китәчәк. Алар бер көнгә 60-70 км барачаклар. Барышлый төрле районнарга ке­рә­л­әр, шунда куналар, аннан юлларын дәвам итәләр. 21 көнне узачак форум мәйданына барып керәләр. “Ат язмышы милләт язмышы белән бәйләнгән. Без бүген гарәп атларын, инглиз атларын чаптырабыз, аларга дан җырлыйбыз. Үзе­безнең татар атын үс­терүгә адымнар гына ясый башладык”, – дип сөйли “Татар аргамаклары ассоциациясе”, “Бөтендөнья татар конгрессында төбәкне өйрәнүчеләр” оешмалары әгъзасы Илдар Сафин.

Бу атлар Лениногорск, Зәй, Әлки, Теләче районнарында һәм Башкортстанда да бар. Татар атларын үрчетүчеләргә Бөтендөнья татар конгрессы һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы да игътибар итә башлады. Монысы да – сөенечле хәбәр. “Атым бөтен җирдә “Сөем­бикә” булып кереп китте. Әлегә берсенең дә законлы паспорты юк. Татар атларын тикшергәннәр, хәзер эшләр документ алу стадия­сендә дип сөйләшәләр. Аннан тагын бер нәрсәне өйрәнәм, кем атта чапкан, кем ат асраган – алар эш­леклерәк тә, булдыклырак та. Җитәкчеләрнең күбесе атка атланып йөргән, ат көтүе көткән. Ат язмышы – милләт язмышы ул. Бу – минем девиз”, – ди Татар­станның атказанган укытучысы Илдар Сафин. Укытучы эшенең тынгысызлыгы беркемгә сер түгел, ә эз­ләнүчән педагог башкалардан күбрәк уйлый, күбрәк эшли. Башкаларны да уйланырга мәҗбүр итә.

Рәсимә Галиева,
vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*