tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ата-аналар татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшырачак
Ата-аналар татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшырачак

Ата-аналар татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшырачак

17 апрельдә “Ата–аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне” Республикакүләм акциясе уздырыла. Акциянең максаты – ата-аналар жәмәгатьчелеген татар теле буенча бердәм республика тестын һәм төп дәүләт имтиханын тапшыру процедурасы белән таныштыру.

Татар теле буенча БДИ өч дәрәҗәдә оештырылачак: милләте татар булмаган катнашучылар өчен, татар телен база дәрәҗәсендә белүче катнашучылар өчен, татар телен камил дәрәҗәдә белүчеләр өчен.

Казан шәһәрендә акция 127 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында, Х.Мәүләтов урамы 15 нче йортта уздырылачак. Башлану вакыты 9.45.

Муниципаль районнарда акциянең уздырылу урыннары хакындагы мәгълүматны мәгариф бүлекләреннән белергә мөмкин.

http://mon.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*