tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Атландым атның биленә, киттем Алман җиренә…”
“Атландым атның биленә, киттем Алман җиренә…”

“Атландым атның биленә, киттем Алман җиренә…”

25 сентябрьдә Алманиядән килгән кунаклар – “Идел-Урал” легионы капелласы башкарган музыка пластинкаларын эзләп такан галим  Мисте Хотопп Рике  һәм  аның дуслары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында  булып киттеләр.

Тарих институтының галиме Марат Гыйбатдинов «Тамга» мәдәниятара җәмгыятьнең идарә рәисе, телләренә, мәдәниятләренә югалу куркынычы янаган халыкларны яклау җәмгыятенең төрки халыклар буенча эксперты Мисте Хотопп Рикене һәм аның сәфәрдәшләрен Татарстан һәм Казан белән таныштырып йөри.

Рике әфәнде төрки халыклар һәм татар халкы тарихы өйрәнүче зур белгеч буларак билгеле. Ул Муса Җәлил, Гайнан Кормаш һәм башка татарлар оештырган яшерен оешма тарихы белән дә кызыксына. Соңгы вакытта Татарстанда зур яңгыраш тапкан тарихи аудиоязма — Икенче бөтендөнья сугышы вакытында татар әсирләреннән оештырылган «Идел-Урал» легионы капелласының дүрт музыкаль әсәре табылу — аның зур фәнни уңышы. Бу турыда татар конгрессның интернет сәхифәсендә куелган видеоязмада Венера Вәгыйзова белән әңгәмәне һәм легионерлар капелласының җыр башкаруына багышланган язманы  карый аласыз. https://tatar-congress.org/yanalyklar/alman-ilennen-kunak-kuctenece/.

Бу юлы алман галиме шул музыкаль язманы ничек табуы турында үзе  сөйләде.   Очрашу вакытында «Дөнья» студиясе баш редакторы Римзил Вәлиев Бөтендөнья татар конгрессы һәм аның мәгълүмати-аналитик идарәсе турында сөйләде. Кунаклар татар халкының дөньяда сибелеп яшәве, милли мәсьәләләрнең чишелеше белән кызыксынды. Аларның сорауларына җавап бирелде. Әңгәмә рус, татар, алман һәм инглиз телләрендә барды. Рике әфәнде яхшы гына татар телен аңлый, чыгышларны инглиз теленә Марат Гыйбатдинов тәрҗемә итте. Әлфия Миңнуллина «Герман көен» башкаргач, алман галименә тәрҗемәче кирәк булмады. Ул үзе бу җырны сәфәрдәшләренә алман телендә кабатлады.

Галимнәрнең һәм җәмәгать эшлеклеләренең хезмәттәшлеге хак тарихны тергезергә, милләттәшләрнең милли үзаңын үстерергә ярдәм итә. Легионерлар тормышын Алманиянең төбәк архвларында өйрәнү һәм капеллада катнашучыларның исемнәрен ачыклау дәвам итәчәк.

Кунаклар Казандагы Муса Җәлил музей-фатирында булдылар, әсирләр тарихын өйрәнүче галим Искәндәр Гыйлаҗев белән дә очраштылар. Алдагы көннәрдә кунаклар сәфәрләрен Чаллыда һәм Алабуга дәвам иттерәләр.

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*