tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 1 августта – Казанда Сабантуй
1 августта – Казанда Сабантуй

1 августта – Казанда Сабантуй

1 августта Казанның Идел буе районында урнашкан Мирный бистәсенең каенлыгында шәһәр Сабан туе узачак. Быел бәйрәм гадәттәгедән күпкә соңрак үтә. Моның сәбәбе берничә. Шуларның төп сәбәбе – татар бәйрәмен шушы көннәрдә Казанда үтүче су спорт төрләре буенча чемпионатта катнашучыларына һәм кунакларына күрсәтү теләге.

Сабан туе көндезге 11 дә башланып китәчәк. Кунакларга Казанга нигез салыну тарихы сәхнәләштереп күрсәтеләчәк, концерт, гадәттәге төрле ярышлар һәм бәйгеләр үтәчәкләр. Көрәш күбрәк шоу рәвешендә узачак диләр, 200 дән артык көрәшче тамашачыларга үз осталыгын күрсәтәчәкләр.

Шулай ук мәйдан тирәли Татарстан районнарына багышланган 11 стенд урнаштырылачак. Алар Татарстанда яшәүче халыклар белән таныштырачак.

Көндезге өчтә бәйрәм Казан ипподромына күчәчәк. Анда – ат чабышлары һәм концерт булачак.

Әлбәттә, сувенирлар төрле тәм-том сәүдәсе дә оештырылачак, шулай ук теләгән кеше һөнәрчелек мастер-классларында үзен сынап карый да алачак. Казан Сабан туена 70 меңләп кеше катнашыр дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*