tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алтай Сабан туенда көрәш җиңүчесенә Татарстан бүләге итеп машина тапшырылды (ФОТОЛАР)
Алтай Сабан туенда көрәш җиңүчесенә Татарстан бүләге итеп машина тапшырылды (ФОТОЛАР)

Алтай Сабан туенда көрәш җиңүчесенә Татарстан бүләге итеп машина тапшырылды (ФОТОЛАР)

Башка елларда Барнаул шәһәрендә уздырылып килгән милли бәйрәмебез быел төбәкара Сабантуй булды. Анда Алтай крае һәм Алтай Республикасы татарларыннан тыш Омск, Томск өлкәләреннән, Кемерово өлкәсенең Кемерово, Прокопьевск, Березовский, Анжеро-Судженск, Новокузнецк шәһәрләреннән, Казакъстанның Семепалатинск, Усть-Каменогорск, Павлодар калаларыннан биш йөздән артык милләттәшебез катнашты.

Татарлар белән бергә башка халыкларны да бергә җыйган катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Алтай крае губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы В.П. Томенко, Алтай Республикасы башлыгы А.В. Бердников сәламләде.

В.П.Томенко һәм Р.Н. Миңнеханов Алтай крае Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятенең иң актив әгъзаларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Көн буе төбәк җитәкчеләре халык белән аралашты.

Төбәкара Саба туен төп оештыручы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы иде. Зәй үзешчәнләре белән бергә Сабантуй сәхнәсендә халкыбызның яраткан җырчылары Ришат Төһвәтуллин, Марсель Вәгыйзов, Чулпан Йосыпова, Айдар Габдинов һәм “Казан” бию ансамбле дә чыгыш ясады. Төбәкләрдән дә татар оешмалары үзләренең үзешчән коллективларын алып килде.

Һәркемгә сәхнәләрдә чыгыш ясау һәм бәйгеләрдә катнашу мөмкинлеге бар иде. Хәтта төбәк җитәкчеләре дә чүлмәк ватып карады.

Иң төп бәйге, әлбәттә, милли көрәш иде. Көрәштә җиңүчегә исә Татарстан Республикасы Президентының бүләге – автомобиль әзерләнгән иде. Ул бүләккә Алтай крае көрәшчесе Виталий Щур ия булды

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары

Марс Тукаев фотолары

Белешмә

Идел буе татарларының Алтай крае территориясенә күченүе XVIII гасырда башланган. Татарлар сәүдә, һөнәрчелек, авыл хуҗалыгы белән актив шөгыльләнгән. Барнаулада 300 хуҗалыктан торган тулы бер квартал оешкан. 1909 елда Барнаул мөселман җәмгыяте төзелә, татар мәктәбе һәм беренче мәчет ачыла. XX гасырның 90-нчы елларында край татарларының милли хәрәкәте торгызыла башлый.

2010 елгы Бөтенроссия халык исәбен алу мәгълүматлары буенча Алтай краенда татарлар саны 6 794 кеше тәшкил итә. Татар иҗтимагый оешмалары крайда татар халкы мәдәниятен, традицияләрен, телен һәм тарихын саклау һәм популярлаштыру буенча актив һәм нәтиҗәле эш алып бара.

Алтай Республикасында исә татарлар саны нибары 414 кеше. Әмма азсанлы булуларына карамастан, республика татар халкының үз милли берләшмәсе бар  –  бу  Горно-Алтайск шәһәренең “Мирас” татар-башкорт мәдәни үзәге.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*