tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәйрәм котлы булсын! Республика Көне белән!
Бәйрәм котлы булсын! Республика Көне белән!

Бәйрәм котлы булсын! Республика Көне белән!

«Хөрмәтле татарстанлылар!

Татарстанның дәүләт бәйрәмнәреннән иң әһәмиятлесен – Республика Көнен быел егерме алтынчы тапкыр билгеләп үтәбез.

Татарстанның хәзерге тарихы шушы зур вакыйгадан башланып китте, ул хезмәт сөюче, күпмилләтле Россиянең һәм туган республикабызның традицияләренә хөрмәт белән караучы, күңелендә ватанпәрвәрлек хисләре саклаган барлык татарстанлыларны берләштерде.

Икътисадның заманга ярашлы итеп яңартылуы һәм җитештерүдә төрлелеккә ирешү, Иннополис  югары технологияләр шәһәрен төзү, Россиядәге иң уңышлы эшләүче дип танылган  «Алабуга» махсус икътисадый зонасының егәрен даими арттыра килү, федераль әһәмияткә ия булган, гаять зур «ИнноКам» кластерын булдыру, инвестицияләр җәлеп итү  һәм яңалыклар үзләштерүдә актив эшләү – болар барысы да Татарстан Республикасының киләчәктә уңышлы үсешенә юл ача.

Татарстанның яңа дәүләтчелеге урнашканнан бирле кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту икътисадый үсешнең төп максаты булып тора һәм бу аеруча зур кыйммәткә ия. Бүген республикада социаль яктан бик әһәмиятле  утыздан артык программа эшли.

Торак төзелеше актив алып барыла, мәгариф, спорт һәм мәдәни объектлар торгызыла, фельдшерлык-акушерлык пунктлары  ачыла, эшкуарларга, фермер хуҗалыкларына, шәхси хуҗалыкларга ярдәм буларак комплекслы чаралар күрелә. Паркларны, шәһәр бакчаларын, су саклау зоналарын төзекләндерү, матурлау белән бәйле проектлар кешеләр өчен уңайлы тирәлек булдыруга юнәлтелгән.

Татарстанлылар бу үзгәрешләрне хуплый, программалар һәм проектларны гамәлгә ашыруда иҗтимагый үсешкә йогынты ясау омтылышы белән шәхсән катнашырга теләүчеләрнең саны арта, бу исә – соңгы елларда ирешелгән уңай эш нәтиҗәләренең  берсе.

Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрнең каршылыксыз үсеше – җәмгыятьтә урнашкан дуслык-татулыкның мөһим бер факторы. Гаять зур ике проект – Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу – Татарстанда төп ике конфессиянең киләчәктәге хезмәттәшлеге өчен ышанычлы нигез тәшкил итә. Төрле халыкларның бер бәйләмдәге мәдәни җәүһәрләре, диннәр арасындагы татулык – чиксез хәзинәбез, конкурентлыкта  шик астына куелмый  торган өстенлегебез.

Икътисад өлкәсендәге казанышларыбыз, социаль-сәяси тотрыклылык җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауны Татарстанда уңышлы уздыру өчен уңай алшартлар тудыра. Депутатлыкка кандидатлар арасында үзләренең профессионаллыгын эше белән раслаган, Россия Федерациясенең законнар чыгаручы югары органында   республика вәкиле булып эшчәнлек алып барырга сәләтле татарстанлылар аз түгел.

Кадерле дуслар! Бердәмлек рухы, берләшеп эшли белү – Татарстанның һәм татарстанлыларның көчле ягы. Бу исә үз алдыбызга амбицияле бурычлар куярга, аларны күмәк хезмәт, иҗадилык, зур ышаныч һәм күркәм үҗәтлек белән башкарып чыгарга һәрчак мөмкинлек бирде һәм киләчәктә дә шулай булачак. Болар барысы да безгә көч бирә, киләчәккә ышанычыбызны арттыра.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән, шәхсән үз исемемнән сезгә иминлек, тыныч, якты тормыш, барлык уй-ниятләрегезнең чынга ашуын, бәхет һәм күңел күтәренкелеге телим.

Бәйрәм котлы булсын! Республика Көне белән!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*