tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быелгы Тукай премиясен дәгъвалаучыларга старт бирелде
Быелгы Тукай премиясен дәгъвалаучыларга старт бирелде

Быелгы Тукай премиясен дәгъвалаучыларга старт бирелде

ТР Президенты карамагындагы комиссия 2016 елда Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт премиясенә дәгъва кылучылардан эшләр кабул ителүен белдерде, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.

Киң танылган, ил һәм милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре, шулай ук сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәсендә фәнни тикшеренүләр тәкъдим ителә. Премия алуга эшләрне 2016 елның 15 февраленә министрлык һәм ведомстволар, дәүләт, иҗтимагый һәм иҗади оешмалар, фәнни берләшмәләр, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре, югары уку йортлары тәкъдим итә ала.

Документларны тапшыру турында сораулар белән Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 адресы буенча ТР Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итәргә була. Элемтә өчен телефоннар: (843) 264-74-44, 264-75-14, 264-75-08.

Посмотреть на карте Казани

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*