tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров предметларны татарча укытмаган өчен Буа татар гимназиясен шелтәләде
Данис Шакиров предметларны татарча укытмаган өчен Буа татар гимназиясен шелтәләде

Данис Шакиров предметларны татарча укытмаган өчен Буа татар гимназиясен шелтәләде

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты беренче урынбасары Данис Шакиров төгәл предметларны татар телендә укытмаган өчен Мулланур Вахитов исемендәге татар гимназиясе директоры Ленар Зиннәтуллинга шелтә белдерде.

Буада татар милли стратегиясенә багышланган республика күчмә утырышы бара. Делегатлар татар гимназиясе белән танышты. Данис Шакиров җиденче сыйныф укучыларының татар дәреслекләре белән укымавына игътибар итте. “Бердәнбер татар гимназиясе татарча укытмагач, башка мәктәпләрдән ни өмет итеп була?” – дип мөрәҗәгать итте ул директорга. Ленар Зиннәтуллин укытуның русча булуын БДИ тапшырасы булу һәм ата-аналар теләге белән аңлатты.

Директор мәктәптә татар мохите булуы хакында җиткерде. Данис Шакиров татар гимназиясенең татар мохите белән генә чикләнүе белән риза булмавын әйтте. “Җыр, хезмәт, физкультура, рәсем, билгеле, татар теле дәресләрен татарча укыту, чаралар уздыру гына җитми. Нигә предметлар татарча укытылмый?” – диде ул һәм татар дәреслекләрен кайтартуга нәрсә комачаулавын сорады.

Мәктәп директоры татарча дәреслекләрне кайтартуга комачаулаучы тоткарлыкларны әйтә алмады. Данис Шакиров китапханәче Айсылу Закировадан төгәл фәннәрдәге дәреслекләрнең ничә проценты татарча булуын белеште. “Күп түгел”, – дип җавап бирде китапханәче. “Сезнең җавап “100 процент” булырга тиеш иде”, – диде Данис Шакиров. “Әгәр сез татарча укытмыйсыз икән, мин сезне татар гимназиясе дия алмыйм”, – диде ул.

Данис Шакиров укучыларның көндәлекләрен русча тутыруы, мәктәптәге расписаниеләрнең русча булуын әйтте. “Боларны татарча язарга ни комачаулый? Мәктәптә музей ясап кына татар телен саклап калып булмый. Татар ата-анасы баласын алып килә, ә сезнең язулар русча. 25 укучылы сыйныфта татарча ике бала белми дип, русча укытасыз”, – дип шелтәләде Данис Шакиров.

Гимназия директоры үзенең әле 4 ел элек билгеләнүен, үзе килгәнче уку йортында мохитнең рус телле булуын, укучыларның бакчадан килгәндә рус телле булуларын әйтеп акланды. “Без акрын-акрын вазгыятьне үзгәртәбез. Башлангычлар татарча укый. Бишенче классларга математика дәреслекләренең татарчасын да кайтарттык”, – дип вәгъдә итте ул.

Рәмис Латыйпов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*