tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хатыйп Миңнегуловка 80 яшь
Хатыйп Миңнегуловка 80 яшь

Хатыйп Миңнегуловка 80 яшь

Бүген танылган әдәбият галиме, РФ Гуманитар фәннәр академиясе академигы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге бүләге иясе, Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты, Казан университетының мактаулы профессоры, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов үзенең гомер бәйрәмен – 80 яшьлек юбилеен билгеләп уза. 

Әйтергә кирәк, агымдагы елның 24 апрелендә галимнең юбилее уңаеннан беренче чаралар Сарман сәнгать мәктәбендә башланып китте. Шулай ук тантаналы чаралар башкалабыз Казан шәһәрендә, Хатыйп Миңнегулов хезмәт куйган Казан федераль университетында, галимнең туган төбәгендә дә уздырылачак.

Белешмә өчен:

Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов 1939 елның 12 маенда Татарстанның хәзерге Зәй районы Апач (рәсми исеме Сармаш по Ирне) авылында дөньяга килә. Әтисе ягыннан X. Миңнегулов руханилар, морзалар нәселенә барып тоташа. Әтисе Йосыф (1909—1944) фронтта һәлак була. Дүрт бала ана тәрбиясендә үсә.

1959—1964 елларда ул — Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетындагы татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. 1967 елның ноябреннән —Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы укытучысы. 1972 елда XIV гасыр төрки-татар шагыйре Сәйф Сарай турында кандидатлык, 1991 елда «Татар әдәбияты һәм Шәрык классикасы (Үзара багланышлар һәм поэтика мәсьәләләре)» темасына докторлык диссертацияләре яклый. 

Хатыйп Миңнегулов, башка бик күп каләм әһелләре кебек, яшьтән үк әдәбият белән кызыксына, шигырьләр, мәкаләләр яза.

Әдәбият фәне белән X. Миңнегулов университетка эшкә күчкәч ныклап шөгыльләнә башлый. Төп игътибарын моңа кадәр фәндә юньләп тикшерелмәгән Алтын Урда чорына, ягъни XIII—XV йөзләрнең рухи мирасына юнәлтә. 

Галим — борынгы һәм урта гасыр татар әдәбиятын җентекләп өйрәнеп, бу өлкәдә үз мәктәбен тудырган зат. Аның борынгы төрки, Болгар һәм Казан чоры, Алтын Урда дәвере хакындагы хезмәтләре, Кол Гали, Мәхмүд Болгари, Хисам Кятиб, Әхмәд Үргәнчи, Өмми Кәмал, Мөхәммәдьяр, Колшәриф һәм кайбер башка әдипләр хакындагы мәкаләләре укучыларга яхшы таныш. 

X. Миңнегуловның XIX йөз әдәбиятын гыйльми өйрәнүдә дә өлеше зур. Каюм Насыйри, Салихҗан Кукляшев, Шәмсед-дин Зәки, Акмулла, Гали Чокрый, Яков Емельянов, Ризаэддин Фәхреддин хакындагы язмалары, Ш. Садретдинов белән берлектә язылган «XIX йөз татар әдәбияты ядкярләре» (1982), «XIX йөз татар хрестоматияләре» (1982) китаплары педагогик процесста иркен файдаланылалар.

X. Миңнегулов эшчәнлегенең мөһим бер өлеше XX йөз әдәбиятына нисбәтле. Мәсәлән, ул Тукайның аерым әсәрләрен тикшерә, шагыйрь иҗатында урта гасыр татар һәм Шәрык традицияләренең ничек, ни рәвешле дәвам иттерелешен ачыклый. Галимнең шулай ук Дәрдемәнд, С.Рәмиев, Ш.Бабич, К. Нәҗми, Ә. Рәшит, Ә. Синугыл, Р. Гаташ һәм XX гасырның кайбер башка авторлары, хәзерге әдәбият фәненең торышы хакында да язмалары бар.

Галимнең әдәбият теориясе өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Аның тарихи һәм теоретик поэтика, традиция һәм новаторлык, жанрлар (газәл, робагый, кысалы кыйсса, мәдхия, мәрсия, мөнәҗәт, хикәят, дастан һ. б.), әдәби багланышлар, шигырь төзелеше хакындагы язмалары монография һәм җыентыкларда, дәреслекләрдә, энциклопедия-сүзлекләрдә басылып чыккан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*