tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ирек Миңнәхмәтов “Татмедиа”дан китте
Ирек Миңнәхмәтов “Татмедиа”дан китте

Ирек Миңнәхмәтов “Татмедиа”дан китте

Татарстанның “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр идарәсе җитәкчесе итеп 2012 елда билгеләнгән Ирек Миңнәхмәтов бу вазифадан китте. Аның Татмедиага килгәнче эшләгән “Татспиртпром” берләшмәсенә кире җитәкче булып кайтуы хәбәр ителә. Анда ул җитәкче урынбасары булган иде.

Казанда туып югары финанс һәм юридик белем алган Миңнәхмәтов “Татспиртпром”га киткәнче ике ел Казан шәһәр шурасы депутаты булган.

“Татмедиа”га килгәч Миңнәхмәтов Татарстанда журналистларның хезмәт хакы шактый түбән булуын белдереп, вазгыятьне төзәтергә вәгъдә биргән иде.

“Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*