tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иртәгә Бөтендөнья татар конгрессы съезды эшен башлап җибәрә
Иртәгә Бөтендөнья татар конгрессы съезды эшен башлап җибәрә

Иртәгә Бөтендөнья татар конгрессы съезды эшен башлап җибәрә

2 август көнне Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды башланып китәчәк.

Иртәнге сигездән татар конгрессы бинасында делегатларны теркәү билгеләнгән.

Төшке аштан соң съезд программасы буенча эш дәвам итәчәк. Делегатлар “Татар рухы: тел һәм мирас”; “Гаилә, демография, милли тәрбия”; “Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек” дип исемләнгән дискуссия мәйданчыкларында эшлиячәкләр, фикер алышачаклар. Шулай ук “Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясе” дип исемләнгән түгәрәк өстәл дә узачак.

Кич белән делегатлар һәм съезд кунаклары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына барачаклар. Анда “Казан” бию ансамбленең “Казан хәзинәсе” тарихи-хореорафик спектаклен караячаклар.

Билгеле булганча, съезд чараларында дөньяның 41 иленнән һәм Россиянең 73 регионыннан 1000 делегат, шул исәптән шәрәфле кунаклар һәм 130 дан артык журналист катнашачак.

Чаралар турында тулырак мәгълүмат пресс-релизда һәм съезд программасында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*