tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казакъстанның Семей шәһәрендә Габдулла Тукай һәйкәлен ачу тантанасы узды
Казакъстанның Семей шәһәрендә Габдулла Тукай һәйкәлен ачу тантанасы узды

Казакъстанның Семей шәһәрендә Габдулла Тукай һәйкәлен ачу тантанасы узды

Көнчыгыш Казакъстан өлкәсендә урнашкан Семей (Җидепулат) шәһәрендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Булачак һәйкәлгә таш салу тантанасы 20 сентябрьдә узган иде. Татар халкы һәм әдәбият сөючеләр өчен әлеге гүзәл вакыйга олуг бәйрәмгә тиң. Һәйкәлне ачу тантанасында Россия Федерациясенең Казакъстандагы Генераль консулы Сергей Анненков, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Семей шәһәре администрациясе һәм Казакъстанда яшәүче татарлар, әдәбият сөючеләр катнаштылар.

Бу Казакъстанда татар шагыйрьләренә куелган өченче һәйкәл булды. Көнбатыш Казакъстан өлкәсендәге Җаек (Уральски) шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл бар. Ә Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе башкаласы Өскәмәндә (Усть-Каменогорски) Муса Җәлилгә һәйкәл быел июнь аенда ачылган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*