tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр
Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән бүләкләү тантанасы быел да М.Җәлил исемендәге опера һәм һәм балет театры бинасында оештырылды. Билгеле булганча, өченче тапкыр үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада ике турда уза. Декабрь аенда Россиянең 32 төбәгеннән һәм дөньяның 12 дәүләтеннән 12 меңгә якын егет һәм кыз Интернет-тест тапшыру формасында финалга чыгучыларны ачыклады. Финал өлеше исә 20-23 апрель көннәрендә Казанда узды. Шунысын да искәртергә кирәк, олимпиадада 14 яшьтән алып 25 яшькәчә булган укучылар һәм студентлар катнашты.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Гран-при ияләре булып Канаданың Монреаль шәһәреннән Джон Аббот колледжы студенты Камилә Хәмәдиярова һәм Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты укучысы Айдар Шәйхин танылды.

Рус теле төркемендә русча укучылар арасында беренче урынны Милена Лукина (Саба районы, Иштуган мәктәбе), Алина Копылова (Арчаның 1 нче номерлы мәктәбе), Юлия Иванова (Кукмара киң профильле лицей) һәм Анна Васильева (Казан, 4 нче гимназия-интернат) яулады.

Татар телендә белем алучылар арасында беренче урынга Гөлгенә Мәүләвиева (Тукай районы Иске Абдул мәктәбе), Алёна Евдокимова (Мамадыш, Шәдче), Таһир Зиннәтуллин (Биектау, Айбаш) һәм Диләрә Бәдертдинова (Ш.Мәрҗәни исемендәге 2 нче гимназия)

Татар теле төркемендә рус телендә укучылар арасында Диләрә Галиева (Казан, 83 нче лицей), Диләрә Җамалетдинова (Казан, 4 нче гимназия), Әлфинә Йосыпова (Мамадыш, 2 нче лицей), Алинә Фаттахова(Бөгелмә, Карабаш 2 нче мәктәп) җиңүче булды.

Россиянең башка төбәк катнашучылары арасында беренче урын алучылар – Ләйсән Алапова (Чувашия), Айрат Муратов (Пермь), Линара Кәримова (Оренбург) һәм Айсылу Юмагулова (Башкортстан).

Чит илдән катнашучылар арасында җиңүгә ирешүчеләр – Вәсилә Хәсәнҗанова (Казахстан-Америка ирекле университеты), Ләйлә Рәмиева (Төркия лицее студенты), Алсу Дәүләтшина (Азәрбайҗан университеты),Мидзуки Накамура (Япония) һәм Әмир Вафин (Финляндия).

Татарстан һәм Россия өлкә студентлары арасында җиңүчеләр – Ринат Рәүпов (Санкт-Петербург) һәм Фаил Хөсәенов (Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты).

Югары уку йортларының татар филологиясе факультетында укучылар арасында – Гүзәл Фарсыева, Айгөл Галәветдинова һәм Алинә Хәйруллина (барысы да КФУ).

http://idel-tat.ru/

http://intertat.ru/

http://president.tatarstan.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*