tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Татарстанның соңгы Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән бәхилләштеләр
Казанда Татарстанның соңгы Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән бәхилләштеләр

Казанда Татарстанның соңгы Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән бәхилләштеләр

М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстанның соңгы Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән бәхилләшү чарасы узды. Ул 2020 елның 11 ноябрендә 94 яшендә вафат булды.

ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Борис Кузнецовның барлык чараларда, кичәләрдә актив катнашуын, алдынгы сафта булганын билгеләп узды. Аның тормышы Ватанга мәхәббәт, каһарманлык белән үрелгәнен әйтте.

Матәм мәрасимендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. «Бүген легенда Борис Кузнецовны соңгы юлга озатабыз. Ул Татарстан гына түгел, Россия Федерациясе горурлыгы. Җиңү парадында катнашкан кеше», — диде Татарстан Президенты.

Ул мәрхүм белән якыннан таныш булганын искәртте. «Борис Кирилловичның 100 яшен билгеләп үтү хыялы бар иде, әле күптән түгел генә очрашып сөйләшкән идек, тик Бүген аны соңгы юлга озатабыз. Без аны гел хәтеребездә тотачакбыз. Аны олылар да, бплалар да ярата иде, уникаль кеше иде ул. Бу зур югалту. Урыныгыз оҗмахта булсын!» — диде Рөстәм Миңнеханов.

Чарада Россия Президенты Владимир Путинның кайгынамәсе дә укылды.

Борис Кузнецов 1925 елның 26 декабрендә Татарстан АССРның Казан шәһәрендә һөнәрче гаиләсендә туа. Ул бик иртә әти-әнисез кала, әби тәрбиясендә яши. 6 сыйныфны һәм Казан һөнәр училищесын тәмамлый.

Гөлнар Гарифуллина

Татар-Информ

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*