tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Туймазы татар дәүләт драма театрының гастрольләре аншлаг белән тәмамланды
Казанда Туймазы татар дәүләт драма театрының гастрольләре аншлаг белән тәмамланды

Казанда Туймазы татар дәүләт драма театрының гастрольләре аншлаг белән тәмамланды

Башкортстанның Туймазы татар дәүләт драма театры бу көннәрдә Казанда үзләренең иң яхшы спектакльләрен Казан тамашачысына тәкъдим итте. Гастрольләр Г. Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә барды. 8 нче ноябрьдә иҗади сәфәр Ә. Атнабаевның “Игезәкләр” әсәре буенча куелган спектакль белән тәмамланды.

Спектакльдән соң, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров артистларны уңышлы гастрольләре белән котлады. Театрга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук Туймазы театрының әйдәп баручы артистларына конгрессның рәхмәт хатларын бирде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*