tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Көч – бергәлектә
Көч – бергәлектә

Көч – бергәлектә

13 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында үзәкләштерелгән дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советының беренче утырышы узды. Бу Совет V Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы карары белән сайланган иде.

Утырышны Совет рәисе, Россия Ислам институты ректоры Рәфыйкъ Мөхәммәтшин алып барды. Советка сайланган 17 кешедән 14 е утырыш эшенә катнашты.

Җыелышны ачып җибәреп Рәфыйкъ Мөхәммәтшин Совет алдына куелган бурычларны искәртеп үтте. Беренче чиратта, бу алдагы VI форумга әзерлек йөзеннән фикер алышуга куеласы проблемаларны барлау. Моны Рәфыйкъ әфәнде “Ислам һәм татар дөньясы: үсешнең концептуаль нигезләре” исемле программ документка таянып эшләргә чакырды. Шулай ук киләчәк форумда имамнарга тәкъдим ителергә тиешле китапларны сайлап алу мәсьәләсенең мөһимлеге дә ассызыкланды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Совет алдында куелган максатларга тукталып,  зур проблемаларны бөтен яктан тикшереп, форумга чыгару икәнен искәртте. Татар дини мирасны халыкка таныту, имамнарның, бигрәк тә югары катламдагыларның. әзерлек дәрәҗәсен күтәрү, заманында татар байлары төзегән мәчетләрдә бүгенге көндә татар имамнары булмаганына һәм бу юнәлештә берни эшләнмәгәне турында сөйләде, бу турыда уйланырга, эш башларга чакырды.

Рәфыйкъ Мөхәммәтшин 9 октябрьдә Апас район судының Сахих әл Бохариның хәдисләренең 52 китабын экстримистик дип тануын искә алып, Россия күләмендә теге яки бу дини китапны тыюны район судлары карамагыннан чыгару кирәклеге турында әйтте. Сарытау мөфтие Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов моны махсус экспертлар билгеләргә тиеш, дип фикерен белдерде. Бу фикерне Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та хуплады.

Җыелышта катнашкан хәзрәтләр Совет эшчәнлегенә караган җитди тәкъдимнәр керттеләр. Россия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөфтие Рушан Аббясов татар автономияләре белән тыгыз элемтәдә эшләргә кирәклеген әйтеп, бу юнәлештә татар конгрессының йогынтысы зур булачагына өметен белдерде.

Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте администрация җитәкчесе, Башкортстан мөфтие Мөхәммәд Таҗеддинов Совет утырышларына ныклап әзерләнергә кирәк дигән фикерен җиткерде. Анын карарлары, куеласы мәсьәләләре, кабул ителәсе мөрәҗәгатьләре турында алдан киңәшләшеп җыелырга иде диде ул.

Мәскәү шәһәре, үзәк төбәк һәм Чувашия мөфтие Әлбир Крганов үз чыгышында төрле нәзарәтләргә караган татар имамнарын җыю өчен татар конгрессыннан башка авторитетлы мәйданчык юклыгын ассызыклады. Әлбир хәзрәт берничә кызыклы тәкъдим ясады. Беренчедән, төрле кызыксындырган сорауларга җавап бирердәй урын, даими яңартылып чыгып торучы китапмы ул, интернет-сайтмы – формасы төрле булырга мөмкин.  Икенчедән, ТНВ каналындагы дини тапшыруларга Татарстан имамнарын гына түгел, башка төбәкләрдән дә чакырырга кирәк диде ул, бу чакта ТНВ милли берләштерү максатына тагын да якынлашачак. Өченчедән, мөселманнар хокукларын яклаучы иҗтимагый оешма төзү.

Җәлил  хәзрәт Фазлыев Совет исемендә Бөтендөнья татар конгрессын кулланырга кирәклеген ассызыклады. Аның фикеренчә, Совет үз позициясен белдереп, мөрәҗәгатьләр кабул итергә тиеш: федераль мөселман телеканалы турында да, судларның Ислам нигезләренә караган китапларны тыю практикасы хакында да, мөдрәсәләрдә башлангыч дини белемне бирү өчен лицензия алу турында да һәм башкалар.

Сарытау мөфтие Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов Совет утырышларын ешрак үткәрергә чакырды. Имамнар хакимият органнары белән эш йөрткәндә ярдәм итү йөзеннән аларга психологлар тарафыннан дәресләр  бирү зарурияте турында әйтте.

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин бер өлеш имамнарның дини гыйлем ягыннан белем дәрәҗәләре түбән булуын истә тотып, Татарстан мөселманнары диния нәзарәте әзерләп чыгарган вәгазьләр җыентыклары турында сөйләде. Башка төбәкләрдәге яхшы вәгазьче имамнарны барлап, аларны да бу эшкә җәлеп итергә дип тәкъдим итте.

Утырыш эшен йомгаклап, Рәфыйкъ Мөхәммәтшин Совет утырышларын кварталга ике мәртәбә үткәрергә, аларга әзерлекне даими рәвештә алып барырга, киләсе декабрь башында үтәчәк утырышка каралата эш планын төзү, Советта өч комисия булдыру тәкъдимнәрен барлады. Шулай ук имамнарны бүләкләү мәсьәләсен дә күтәрде.

Утырыш эшендә Татарстан Президенты аппараты хезмәткәре Илнур Гатауллин да катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*