tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кыргызстан татарлары Васил Шәйхразиевка үзләрен борчыган проблемалар турында сөйләде
Кыргызстан татарлары Васил Шәйхразиевка үзләрен борчыган проблемалар турында сөйләде

Кыргызстан татарлары Васил Шәйхразиевка үзләрен борчыган проблемалар турында сөйләде

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Кыргызстан татарлары белән аралашты. Кыргызстанның “Туган тел” татар-башкорт үзәге активы белән очрашу вакытында биредә гомер иткән милләттәшләребезнең  яшәеше, сөенечләре һәм кыенлыклары турында сүз барды.

Искәртеп узабыз, Васил Шәйхразиев бу көннәрдә эшлекле сәфәр белән Кыргызстанда.  Кичә ул “Асыл бала” белем бирү үзәгендә булып, аның эшчәнлеге белән танышты.

Кыргызстан татарлары белән очрашу Кыргызстан Республикасының Мәдәният, мәгълүмат һәм туризм министрлыгы бинасында узды. Васил Шәйхразиевны чәк-чәк тотып, гармунда уйнап каршы алдылар. Аралашу да бик җылы мохиттә үтте. Очрашуга 60тан артык милләттәшебез җыелган иде.

Кыргызстан татарлары яшәеше, уңышлары һәм проблемалары, тел киләчәге турында борчулары хакындагы сөйләшү  иҗади чыгышлар белән аралаштырылды. Васил Шәйхразиев чыгыш ясаучыларга кушылып үзе дә җырлады. Иң соңыннан, очрашу “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

Белешмә өчен:

Кыргызстанга татарлар Россиядән XX гасыр башында күченеп китә. Алар республика территориясендә мәктәпләр ачкан һәм кыргыз яшьләрен грамотага өйрәткән беренче мәгърифәтчеләр була. Бүгенге көндә Кыргызстанда 50 меңгә якын татар яши, шул исәптән Бишкәктә 16 меңгә якын.

Кыргызстанда татар диаспорасының иң күпсанлы вакыты 80-нче еллар була, ул чакта биредә гомер иткән татарлар саны 70 меңгә җитә. Кыргызстанда татарлар төрле өлкәләрдә көч куя – сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, фән, идарә, мәдәният – эшчеләрдән алып, җитәкче вазыйфаларына кадәр үти.

“Туган тел” оешмасы Кыргызстанда инде 28 ел эшли. 1998 елдан аны Гөлсинә Үлмәскулова җитәкли. Республиканың 7 төбәгендә оешманың филиаллары бар. Үзәк каршында якшәмбе мәктәбе булдырылган. “Туган тел” үзәгендә барлык милли һәм дини бәйрәмнәр билгеләп үтелә.

Бөтендөнья татар конгрессы Кыргызстан татарлары белән тыгыз элемтәдә тора.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*