tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре документаль фильмнар күрсәтү белән тәмамланды
Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре документаль фильмнар күрсәтү белән тәмамланды

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре документаль фильмнар күрсәтү белән тәмамланды

16-19 август көннәрендә Мәскәүдә елдагыча Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре узды.

19 август көнне мәдәният көннәренең ахыргы көнендә татар халкының мәшһүр шәхесләренә багышланган фильмнар күрсәтелде. Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллегендә сәгать 11:00-19:00 аралыгында җыелган тамашачылар алты документаль фильм карадылар. Әлеге кинотасмалар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин ярдәмендә, шулай ук Мәскәү меценатлары акчасына төшерелгән иде.

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрен ТР Хөкүмәте, Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге, ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*