tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Краснодар шәһәрендә Көньяк һәм Төньяк-Кавказ федераль округындагы татар оешмалары активы белән очрашты
Милли Шура рәисе Краснодар шәһәрендә Көньяк һәм Төньяк-Кавказ федераль округындагы татар оешмалары активы белән очрашты

Милли Шура рәисе Краснодар шәһәрендә Көньяк һәм Төньяк-Кавказ федераль округындагы татар оешмалары активы белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән очрашуга Кырым, Дагыстан, Кабардино-Балкар, Карачаево-Черкесия, Төньяк Осетия республикалары, Әстерхан, Волгоград, Ростов өлкәләре, Ставрополь краеннан  милләттәшләребез килгән. Милли Шура рәисе аларны сәламләп: “Без бүген бирегә мөһим мәсьәләләр хакында сөйләшергә җыелдык,”-дип белдерде.  Шуларның берсе –  Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Бүген иртәдән Георгий Жуков һәйкәленә чәчәкләр салуны да зур игътибарга лаек дип бәяләде ул. Калининград өлкәсендә узган очрашулар вакытында фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримне искә алу уңаеннан оештырылган чаралар хакында да әйтте. “Биредә татар шагыйрен хөрмәт итәләр, зурлыйлар,”- диде.

Тагын бер тарихи вакыйга – ТАССРның 100 еллыгы. Васил Шәйхразыев милләттәшләребезне әлеге дата уңаеннан оештырылучы чаралар белән таныштырды. Исегезгә төшерәбез, узган елның 19 нчы декабрендә Казанда бәйрәмгә рәсми төстә старт бирелде. Милли Шура рәисе түгәрәк өстәл янына җыелучыларга ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы кайсы төбәкләрдә уздырылуы хакында сөйләде. Ул Бурятия республикасында башланды. Бүген Краснодар шәһәрендә үтәчәк.++31 “Эстафета тәмамланганнан соң, флаг Казандагы Татарстанның Милли музеена тапшырылачак,”-диде.

Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылучы дүрт чарага аерым тукталды. Шуларның берсе – “Җәлил укулары” бәйгесе. Быел анда 6 мең 500 бала катнашты. Җәлил шигырьләрен татарча, русча, инглизчә, шулай ук әзербайҗан, төрек һәм башка телләрдә сөйлиләр. “Киләчәктә, бәлки, катнашучылар яшен арттыру кирәк булыр. Укытучылар арасында да катнашырга теләк белдерүчеләр бар, “- диде.

Милли Шура рәисе татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләрен “Татарча диктант” акциясен уздыруда актив булырга чакырды. Узган ел 85 мең кеше катнашты. “Максат – бу санны үстерү,” – диде. Әлеге эшләрне тормышка ашыруда яшьләрне тартырга кирәклеген ассызыклады. Татарча КВН юнәлешен үстерергә кирәклеген дә әйтте. Хәзер моның буенча эшче төркем дә булдырылды. Алар теләге булган төбәкләргә барып, яшьләрне КВН уйнарга өйрәтәчәк.

Васил Шәйхразыев “Татар кызы” конкурсының асылы хакында да үз фикерләрен җиткерде. Быел ул Үзбәкстанда узачак. Төбәкләрне бу бәйгедә дә актив катнашырга, кушылырга чакырды. Узган елдагы конкурста чит илләрдән килгән кызлар да көч сынашты. Мондый чаралар безгә телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калырга, аны яшьләр күңеленә сеңдерергә ярдәм итә, дип белдерде.

Быел алда тагын бер зур вакыйга – Бөтенроссия халык санын исәпкә алу. “Без – Россиядә сан ягыннан икенче халык. Әлеге чарага әзерлек бүгеннән үк алып барылырга, һәр татар кешесенә мөһимлеген аңлатырга кирәк,”- диде Милли Шура рәисе.

Очрашуда милли бәйрәмебез Сабан туе хакында да сүз булды. Быел Көньяк Федераль Сабантуй Ростов – Дон шәһәрендә узачак. Татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре Васил Шәйхразыевка үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*