tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мин татарча сөйләшәм”: 13 саны, иҗат урынына көрәш һәм һава торышы “явызлыклары”
“Мин татарча сөйләшәм”: 13 саны, иҗат урынына көрәш һәм һава торышы “явызлыклары”

“Мин татарча сөйләшәм”: 13 саны, иҗат урынына көрәш һәм һава торышы “явызлыклары”

Быел 13 тапкыр “Мин татарча сөйләшәм” акциясе уздырылачак. 2006 елда нигез салынган бу башлангыч инде күптән Татарстанда үз абруен яулады, алай гына түгел, шактый гына төбәкләргә дә таралыш алып, татар дөньясының мөһим вакыйгасына әйләнде. Моннан тыш, бу акцияне нигезгә алып, башка халыклар – Мари Эл, Саха (Якутия) Республикаларында яшәүчеләр дә үз туган телләрен алга сөрү, пропагандалау инструменты итеп куллана башлаган.

Нәрсә соң ул “Мин татарча сөйләшәм”

Мин татарча сөйләшәм – ул гражданлык позициясе, яшьләрне иҗтимагый эшкә тарту һәм шәһәр мәдәнияте, ди Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин. Акция уздырыла башлаганнан бирле бик күп форматлар сыналган: велохәрәкәт, автохәрәкәт, флешмоблар, интернет татарча сөйләшә, фатирник, китап-алыш, татарча хатасыз, архитекторлар бәйгесе, социаль эксперимент. Аларның кайсыларыдыр уңышлы килеп чыгып, инде күп еллар гамәлгә ашырыла, кайсыбер башлангычлардан исә шунда ук баш тартылган.

Быел гамәлгә кертелгән яңа формат – шәһәрчеләр кичәсе. Бу кичә кысаларында формаль булмаган берләшмәләр җыелган. Бөтендөнья татар яшьләре форумы исәпләүләре буенча, андыйлар 21 булып чыккан – бу татар көрәшчеләреннән алып, татар теле курсларын оештыручыларга кадәр.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә зур игътибар бирелә. Гражданлык позициясен яшьләргә сеңдерү, үз артыңнан ияртү бик мөһим, дип ассызыклый Тәбрис Яруллин.

“Мин татарча сөйләшәм” тарала, башка халыкларны да ияртә

“Мин татарча сөйләшәм”не уздыру башка төбәкләргә дә тәкъдим ителгән. Татарстаннан читтә яшәгән татарлар да бу башлангычны бик теләп гамәлгә ашырырга керешкән. Чөнки, Тәбрис Яруллин сүзләренчә, бу зур чыгымнар, зур көчләр таләп итми торган, оештыру ягыннан бик уңайлы акция. Быел ул Йошкар-Олада, Саратовта, Киров, Новосибирск, Барнаул, Салехард, Екатеринбургта узачак.

Татар яшьләре башка халыкларны да үз артыннан ияртә дидек инде. “Мин татарча сөйләшәм”гә ияреп, бүгенге көннәрдә Мин марича сөйләшәм (Мари Эл), Мин саха телендә сөйләшәм (Якутиядә) акцияләре уза. Алга таба бу идеяне башка халыклар да күтәреп алыр дип өметләнәләр.

Икетеллелек өчен көрәш

Өч ел элек “Мин татарча сөйләшәм”не оештыручылар икетеллелек өчен көрәшне башлап җибәрә. Шул вакыттан бирле “Тяжело с татарским” антипремиясе бирелә. Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римма Бикмөхәммәтова өч ел элек 17 министрлыкта Конституциядә каралган хокукларның үтәлеше тикшерелүен билгеләде. Узган елда исә Казанда икетеллелекнең кулланылышы каралган. Казан – ул башкалабыз булуга карамастан, икетеллелекнең үтәлеше ягыннан иң авырткан урын булуын билгеләде Римма Бикмөхәммәтова.

Быел исә тагын да күләмле эш башкарылган – законның үтәлеше 43 муниципалитетта тикшерелгән. Шул рәвешле табличкалар, элмә такталарга, сайтларда икетеллелекнең гамәлгә ашырылуына игътибар ителгән, татарча хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе, автовокзаллар, җәмәгать транспортында татар теленең кулланылу-кулланылмавы ачыкланган.

  • Һәр районда икетеллелек өчен җаваплы булырга тиеш. Кызганычка, кайбер районнарда икетеллелекнең нигә кирәклеген дә белмиләр. Сарман һәм Түбән Кама районы сайтларны татарча алып бару буенча лидер, әмма күпләрдә татар телле лента рус теллесеннән артта кала. Безнең максатыбыз элмә такталар, сайтлар эшләнгәч, аларны ике телдә эшләтү, төзәттерү түгел, ә инде алар ачылганда ук бу турыда уйланып эшләнүгә ирешү. Без бу массалы, системалы төстә булсын дип телибез. Икетеллелек проект стадиясендә уйланырга тиеш, – дип билгеләп узды Римма Бикмөхәммәтова.

“Көрәшәсе килми, иҗат итәсе килә”

  • Безнең хыял – бюджет хисабына эшләнгән бар нәрсә ике телдә булуы. Бу очракта сүз эш тәртибе күрсәтелгән элмә такталар гына түгел, иң зур хәрефләр белән язылган исем-атамалар да татар телендә булырга тиешлеге күздә тотыла, – дип ачыклык кертте Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов.

Ул шулай ук узган елда татар теленә ясалган һөҗүмнең зур борчу уятуын билгеләп үтте. Һәм туган телләрне өйрәнүгә карата вәзгыять тагын да кискенләшергә мөмкинлегенлеген әйтте. Мәгълүм булганча, Дәүләт Думасында бик куркыныч канун кабул итүләре мөмкин. Аның нәтиҗәсендә туган телләрне укыту факультатив булып калырга тиеш. Бүген һәр депутатка, җәмәгать эшлекләренә моны һич кенә дә булдырырга ярамый дип хатлар җибәрелүен әйтте Айрат Фәйзрахманов.

  • Көрәшәсе килми, иҗат итәсе, яңа проектлар гамәлгә ашырасы килә. Әмма киртәләр барлыкка килә. Сәясәтттән качасыбыз килә, әмма сәясәт безне куып тота. Кызганычка, көчләрне көрәшкә сарыф итәргә туры килә, – дип уфтанды Айрат Фәйзрахманов.

“Татар-дозор” йокламый

22 апрельдә тугызынчы тапкыр “Татар-дозор 2018” квест-уены уздырылды. Катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара: квестны беренче тапкыр үткәргән елда командалар саны 5-7 булса, быел, сайлау турыннан үтеп, урта гомуми белем бирү мәктәпләреннән 30, Татарстанның гомуми һәм профессиональ белем бирү йортларыннан, югары уку йортларыннан 10 команда катнашты.

Ике йөздән артык кеше, командаларга бүленеп, алдан билгеләнгән маршрут буенча йөреп, сәүдә нокталарында һәм кафе, кибет, аптекаларда татар теленең кулланылышын һәм ике телдә дә хезмәт күрсәтеләме юкмы икәнлеген тикшерде. Профессиональ белем бирү һәм югары уку йортлары командалары Яңа Татар Бистәсе буенча уен биремнәрен үтәсәләр, мәктәп командалары Иске Татар Бистәсе аша үтә торган маршрут буенча йөрде.

Быел уен “Инкыйраз” дип аталды, аның нигезендә – Татарстан мәктәпләрендә
татар телен укыту белән бәйле вакыйга иде. Бу елны бөтен Татарстанда һәм башка төбәкләрдә татар әдәбияты классигы, публицист, татар иҗтимагый эшлеклесе, “Ике йөз елдан соң инкыйраз” романы авторы Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел булу сәбәпле күпсанлы чаралар һәм иҗади кичәләр үтте. Шунлыктан күп биремнәр әлеге әсәргә багышланган иде.

«Татар-Дозор — 2018» квест уены оештыручысы Динә Гатина-Шәфикова сүзләренчә, алга таба бу уенны мәктәп укучылары, студентлар өчен генә түгел, тарих белән кызыксынучыларны да җәлеп итеп уздыру иеясе бар.

13 саны нәрсә алып килер…

“Мин татарча сөйләшәм” быел 13нче тапкыр узачак дидек. 13 саны  – кайберәүләр ышанулары буенча бәхетсез сан – нәрсә алып килер икән соң?

  • Бу татар теле өчен иң авыр елларның берсе булды. Татар теленә басым иң зуры булды. Һәм нәкъ быел 13 тапкыр мин татарча сөйләшәм узачак, – дип билгеләде Тәбрис Яруллин.

Әмма татарлар авырлыклардан куркып тормый. Шуңа да 26 апрель – бөек шагыйребез Г.Тукай туган көнне, Туган тел көнендә, Бауман урамында традиция буенча татар яшьләрен, милли җанлы кешеләрне көтәләр. Һәм әлеге дә баягы 13 саны “Мин татарча сөйләшәм” акциясен оештыручыларга үз планнарын-идеяләрен тормышка ашырырга комачауламас дип өметләнәбез.

Әмма Тәбрис Яруллин “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең нәтиҗәсен ясауга һәм гала-концертка килүчеләргә җылырак киенеп килергә, зонтикларын үзләре белән эләктерергә чакырды. Чөнки һава торышы фаразлары бик үк оптимистик түгел. Әмма монысы инде 13 саны белән генә бәйле түгел.

Тәбрис Яруллин сүзләренчә,  “Мин татарча сөйләшәм”дә җылы һава торышы – ул хыял. Кызганычка, гадәттә, тормышка ашмый торган хыял. Әмма салкыннар да, яңгырлар да “Мин татар”, “Мин татарча сөйләшәм” дип татарлыгы белән горурланган кешеләр өчен киртә була алмый, билгеле. Һәм елдан-ел әлеге акциядә катнашучылар арта гына бара.

Гала-концертта янә җанлы татар музыкасы һәм яшь башкаручылар

“Мин татарча сөйләшәм”дә кем генә чыгыш ясамаган. 2006 елда “Алканат”, “Иттифак”, Илсөя Бәдретдинова… Быел бу исемлек тулысынча яңарган.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, “КЗН.Собака.ru” баш редакторы Рәдиф Кашапов сүзләренчә, өченче ел Гала концерта катнашырга теләүчеләр арасында конкурс үткәрелә – җырлый торган, нинди дә булса уен коралында уйный торган кешеләр үз сәләтен күрсәтеп, аны телефонга яисә камерага  яздыра һәм социаль челтәргә урнаштыра. Һәм халык үзе бу шәпме, әллә берәүгә дә кирәкмиме икәнен хәл итә.

Шулай итеп, «Мин татарча сөйләшәм!» концерт программасы быел да тере татар музыкасына һәм яшь башкаручыларга багышлана.

Juna, Gauga, Рәдиф Кашапов, Альберт Нурминский, VLTVN, Malsi Music, K-Ru, Илгиз Шәйхразиев һ.б. ул көнне бер сәхнәдә чыгыш ясаячаклар. Казанда беренче тапкыр башкорт рок-төркеме “Бүреләр” чыгыш ясаячак.

Шулай ук акция кысаларында тере музыка конкурсы да үткәрелгән иде. Аның нәтиҗәләре буенча инде үз тамашачысын табарга өлгергән Tatar__Boy, Әдилә Әхмәтова белән Abadeli төркеме һәм Ramilya Up чыгыш ясаячак. Гала-концертның – танылган татар шагыйрәсе Йолдыз Миңнуллина һәм биюче, хореограф, “Алтын Битлек” премиясен алучы Нурбәк Батулла.

Концерт хедлайнеры — Яр Чаллы шагыйрәсе Айгөл Гайсина белән Петербург музыканты Илья Барамия катнашындагы “АИГЕЛ” хип-хоп дуэты – 2017нче елның иң танылган музыкаль проекты. “1190” альбомына кергән “Татарин” җырының клибын (шулай ук “Вечерний Ургант” эфирында да яңгыраган) 2,7 миллионнан артык тапкыр караганнар.

Гүзәл Насыйбуллина

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*