tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин: Республика ифтарында 10 мең кеше катнашачак
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин: Республика ифтарында 10 мең кеше катнашачак

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин: Республика ифтарында 10 мең кеше катнашачак

V Республика ифтарына 10 мең кеше чакырылган. Татарстан һәм Россиянең күренекле дин әһелләре, шулай ук Татарстан җитәкчеләре белән авыз ачарга теләсә кем бара алмый. Дини мәҗлескә фәкать чакыру билетлары белән генә керергә мөмкин булачак.

Бу хакта бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдерде. 15 июньдә Казанның Теннис академиясендә V республика ифтары оештырылачак. Авыз ачу мәҗлесен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе һәм “Казан-Арена” җәмгыяте белән белән берлектә оештыра .

“Татар- информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан мөфтие 15 июнь көнне Казанда узачак V республика ифтары хакында сөйләде. Журналистлар белән очрашуда шулай ук, матбугат очрашуында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, “Kazan-Arena” стадионы директоры Радик Миңнәхмәтов һәм Россия мөселман эшкуарлары ассоциясе вице-президенты Радик Абдрахманов катнашты.

“Мәгълүм сәбәпләр аркасында быел республика ифтары алдан планлаштырылган “Казан-Арена” стадионында узмаячак, – диде мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Алдан таратылган биш мең чакыру билеты гамәлдән чыкты, ягъни алар белән республика ифтарына кереп булмаячак. Чөнки алар “Казан-Арена” стадионына таратылган иде. Казанның теннис академиясе (Оренбург Тракты урамы, 101 йорт) – ифтар оештыру өчен яхшы урын. Без аны карап чыктык. Яңадан 10 мең билет бастырып мохтаҗларга, инвалидларга, җитәкчеләргә тараттык. Иншалла безнең белән авыз ачарга Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да киләчәк. Намазны ачык һавада укырга ниятлибез, ә ашау зур залда оештырыла”.

Быел республика ифтарын оешкан рәвештә уздыру өчен җәмгысе 400 волонтер җәлеп ителгән. Казанның 20ләп оешмасы һәм Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты иганәче буларак катнаша. Ифтар менюсында киптерелгән җиләк-җимеш, су, сок, җиләк-җимеш, пылау, ит һәм яшелчә, өчпочмак, бөккән, чәкчәк, конфет кертелгән. Бер кешене ашату якынча 500 сумга төшәчәк.

Россия мөселман эшкуарлары ассоциясе вице-президенты Радик Абдрахманов белдергәнчә, 10 мең кешегә ризык әзерләү өчен 1,3 тонна сыер ите, 600 килограмм дөге, 3 тонна яшелчә, шулай ук, 3 тонна җиләк-җимеш һәм 800 килограмм киптерелгән җиләк-җимеш, 400 килограмм конфет, 1 тонна колбаса һәм башка ризыклар әзерләп куелган.

Республика ифтарына катнашырга теләүчеләрнең күплеге исәпкә алып, билетсыз калганнарга 1000 ланчбокс таратылачак.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*