tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөхлисә Бубый – милләтебезнең якты йолдызы
Мөхлисә Бубый – милләтебезнең якты йолдызы

Мөхлисә Бубый – милләтебезнең якты йолдызы

Бүген Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында күренекле мәгърифәтче, педагог, Ислам дөньясында бердәнбер хатын-кыз казыя Мөхлисә Нигъмәтуллина-Бубыйның тууына 150 ел тулу уңаеннан уздырылучы «Мөхлисә Бубый – милләтебезнең якты йолдызы» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

Чараның рәсми өлеше Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Валерий Макаров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче
урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Ркаил Зәйдулла һ.б.рәсми затлар сәламләвеннән башланды.

Конференция Мөхлисә Бубый шәхесе һәм мирасы белән генә чикләнмичә, аның бертуганнары Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйлар, Иж-Бубый авылы тарихында мөһим роль уйнаган шәхесләргә дә багышланган иде. Шуны да искәртеп узарга кирәк, конференция башланганчы Әгерҗе җиренә җыелган кунакларны Иж-Бубый авылындагы тарихи биналар белән таныштырдылар. Биредә Бубыйлар яшәгән торак йорт, Габдулла Гобәйдуллинның кунак йорты (хәзерге вакытта әлеге бинада мәчет урнашкан), Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның кибет бинасы сакланган, шулай ук кунаклар Габдулла Буби каберенә дә зиярат кылдылар.

Конференциянең фәнни өлеше тарих фәннәре кандидаты Альта Мәхмүтова чыгышыннан башланып китте, соңрак тарих фәннәре кандидаты, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова, тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Тәэминә Биктимерова, «Туган җир» журналы баш мөхәррире, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, Оренбург шәһәренең «Хөсәения» мәдрәсәсе мөгәллимәсе Хәзирә Әбделманова, Филология фәннәре кандидаты Резеда Сафиуллина-Ибраһимова һ.б. докладлар белән чыгыш ясадылар.

Конференциянең фәнни өлеше тәмамлангач Татарстан Республикасы Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Гыйззәтуллин «Минем гаиләм тарихында Иж-Бубый мәдрәсәсенең эзләре» дип аталучы инша бәйгесенә һәм «Минем яраткан мәчетем» исемле рәсем бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләде. Алмаз хәзрәт Гыйззәтуллин әлеге бүләкләр өчен “Мәскәү татарлары Штабы” җитәкчесе Рөстәм Ямалиевка рәхмәтен белдерде.

Конференциянең нәтиҗәсе буларак резолюция кабул ителде. Биредәге бер пунктта Иж-Бубый авылында мемориаль музей тыюлыгы, мәдәни-агарту үзәге һәм музей комплексының перспектив планын эшләү бурычы куелды. Чарада катнашкан Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова “үз ягыбыздан тиешле ярдәмне күрсәтергә әзербез” дип белдерде һәм комплексның концепциясен эшләүне тизләтергә, бу өлкәдә галимнәрнең хезметләрен барлауны сорады.

Резолюциянең тагын бер пунктында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына Иж-Бубый авылында Мөхлисә Бубый исемендәге кызлар гимназия-интернатын ачу мөмкинлеген карауны сорап мөрәҗәгать итергә карар кылынды. “Әлеге кызлар гимназиясе булдырылса Мөхлисә Бубыйның данлыклы эше дәвам итәр иде”, – дип ассызыклады шагыйрь Ркаил Зәйдулла. Резолюциянең тагын бер мөһим пункты Татарстан Республикасының Туризм буенча Дәүләт комитетына Иж-Бубый авылын республика туристик маршрутына кертү тәкъдиме. “Безнең авылларда татар байлары салган мәчетләр, мәдрәсә биналары күп, аларның күбесе бүген дә гөрләп тора, киләчәктә алар татар тарихы белән кызыксынучылар өчен бер боҗрага берләштерелгән туристик маршрут булып формалаштыру мөһим чараларның берсе”, – дип ассызыкдады Татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров.

Булат Ибраһимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*