tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлил эзләрен барлап
Муса Җәлил эзләрен барлап

Муса Җәлил эзләрен барлап

25 февральдә Берлиндагы Россия фәне һәм мәдәнияты йортында һәм 26 февральдә Магдебургтагы Кавказ, татар һәм төркестан тикшеренүләре институтында танылган татар шагыйре, Советлар Союзы герое Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган истәлек кичәләре үтәчәк. Бу чаралар Татарстан Республикасының дәүләт ярдәме һәм Россия Федерациясенең Германиядәге илчелеге һәм шушы илдәге Россотрудничество оешмасы бүлекчәсе булышлыгы белән оештырыла.

Татарстан Республикасын бу кичәләрдә Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатиры  мөдире Нәзирә Фәттахова, Муса Җәлил кызы Чулпан Җәлилова, музыкантлар һәм яшь җырчылар катнашалар.

Кичәләрдә «Муса Джалиль. Приговоренный к бессмертию» (режиссер – Н.Прахарж) фильмы да күрсәтеләчәк.

Бөтендөнья татар конгрессы вөкиле булып Германиядәге чараларда БТК башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*