tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирскта Федераль Сабантуйның тантаналы ачылышы булды
Новосибирскта Федераль Сабантуйның тантаналы ачылышы булды

Новосибирскта Федераль Сабантуйның тантаналы ачылышы булды

Бүген Новосибирскта тантаналы рәвештә Федераль Сабантуй ачылды. Илнең төрле төбәкләреннән бирегә меңләгән кунак җыелды. Бәйрәм чаралары инде кичә үк башланып киткән иде – башта губернатор призына ат чабышлары үтте, кичен исә Татарстан сәнгатькәрләре концерты гөрләде. Бүген исә халык илкүләм Милли бәйрәмебезнең төп тамашасына җыелды.

Россия Президентының Себер федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Сергей Меняйло барча халыкны Сабантуй белән котлады. Себер җире өченче тапкыр Федераль Cабантуйны кабул итә дип искәртеп узды ул. Илнең төп Милли бәйрәме Томскта, Краснодарда узган иде. Буген менә Новосибирск. Ул Татарстан һәм Төмән өлкәсе җитәкчеләренә олы рәхмәтен җиткерде.

  • Сабантуйны бездә бик яраталар. Өлкәдә төрле милләт вәклләре яши. Бу яңгыр да безгә уныш тели, яхшы кешеләр, әйбәт кунаклар килгәне турында сөйли, – диде үз чыгышында Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников

Ул актив, өлкә үсешенә зур өлеш керткән милләттәшләребезгә Рәхмәт хатларын тапшырды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүз алып, бәйрәм кунакларына, хуҗаларга рәхмәт әйтте. Исәнлек-саулык, бәхет теләде. Киләчәктә дә шундый күрешүләр насыйп булуга өметләрен белдерде. Ул Новосибирск татарлары төбәк иҗтимагый оешмасына “Хендай” микроавтобусы бүләк итте. Новосибирск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Әмир Гәрәевка  “Тугры хезмәт өчен” медале тапшырылды. Аннары Татарстан Президенты бүләкләре бирелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*