tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядән килгән кунаклар конгресста

Төркиядән килгән кунаклар конгресста

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе – Ринат Закиров Төркиянең Бөек Милли Мәҗлесе депутаты Исмаил Сафи һәм аның җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.

3 февраль көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе –

Ринат Закиров Төркиянең Бөек Милли Мәҗлесе депутаты, Кара диңгез һәм Каспий диңгезе хезмәттәшлеге һәм партнерлыгы Халыкара фондының Төркия филилалы рәисе Исмаил Сафи һәм аның җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Очрашу Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узды.

Ринат Закиров кунакларны Татарстан башкаласында сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының эшчәнлеге белән таныштырды. Татарстанның һәм татарларның Төркия иле белән яхшы мөгәлләмәдә булулары, милләтләребезнең уртак тамырлары булу безне сөендерә дип, сөйләде рәис.

Исмаил Сафи үз чиратында татарлар белән төрекләрнең уртак тарихлары булуы һәм Төркия халкының милли үзаңы формалашуда татарларның ярдәме бик зур булуы турында бәян итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*