tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия төбәкләреннән җыелган татар журналистлары “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы, “Татар-информ” МА эше белән танышты
Россия төбәкләреннән җыелган татар журналистлары “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы, “Татар-информ” МА эше белән танышты

Россия төбәкләреннән җыелган татар журналистлары “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы, “Татар-информ” МА эше белән танышты

Бу көннәрдә  Татарстан башкаласында Россия төбәкләреннән җыелган татар журналистлары өчен әлеге темага багышланган семинар-укулар уза. Чараны Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татмедиа” агентлыгы уздыра.

Россия регионнарында яшәүче татар телле һәм татарлар турында язучы басма һәм электрон матбугат вәкилләре, радио һәм телевидениедә эшләүче журналистлар өчен семинар – уку “Яңа заман шартларында татар журналистикасы” исеме астында үтә.

Бүген, 28 ноябрьдә каләм әһелләре “Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесендә, “Татар-информ” матбугат агентлыгы белән танышты.

Семинар программасы кысаларында Россия төбәкләреннән җыелган журналистлар  ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашачак. Очрашуда татар дөньясында уртак мәгълүмат кырын булдыруда төп юнәлешләр турында сөйләшү уздыру планлаштырыла. Шулай ук татар журналистларыт “Татар халкының үсеш стратегиясе” темасына багышланган сөйләшү уздыру планлаштырыла.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*